Озак яшим дисәң — ела

Борын-борын заманда хатын-кызлар, күз яшьләрен чишмә суына кушып, сугышчыларның яраларын юа торган булганнар. Дәвалауның мондый ысулы Россиядә генә түгел, Персия һәм Византиядә дә кулланылган. Хикмәт шунда: күз яшендә бактерияләргә каршы торучы лизоцим дип аталган фермент бар. 10 минут эчендә ул бактерияләрнең 90-95 процентын үтереп бетерә ала. Күз яшенең тагын берничә серен ачыйк әле.

Күзләрне саклый
Бер минутта кеше 10-15 тапкыр күзен йомып ала. Шул рәвешле күз алмасы дымлана. Дым җитмәсә, коры күз синдромы башланырга мөмкин. Бу авыруны табиблар “гасыр чире” дип атый хәтта. Яшь элпәсе зарарлану аркасында, яктылыктан күз чагыла, күздә кызышу, авырту барлыкка килә. Азып киткән очракта, кеше сукыраерга да мөмкин.

Тынычландыра
Күз яше организмнан стрессны көчәйтүче матдәләрне чыгара. Елагач, кан басымы түбәнәя, йөрәк тибеше әкренәя, нерв киеренкелеге кими. Үзегезне елаудан тыймагыз. Тыелып тору ашказаны җәрәхәте, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә, хроник чирләрнең баш калкытуына, агрессивлыкка сәбәп була ала.

Авыртуны баса
Каты итеп бәрелгәч, авыртудан үзеннән-үзе күздән яшь атылып чыгу тикмәгә түгел. “Тимер кеше” булып күренергә тырышуның бер файдасы да юк. Оялмагыз, елагыз! Күз яше авыртуны киметә.
Кайбер белгечләр аны хәтта яшәртү чарасы дип тә саный. Организмны кислородка баета, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый, диючеләре дә бар. Шулайдыр. Айга кимендә 2-3 тапкыр елап алучы хатын-кызлар нигә ирләрдән озаграк яши, дип уйлыйсыз?!


Фикер өстәү