Россиялеләрнең 12 проценты 75 мең сумнан артык хезмәт хакы ала. Кемнәр?

75 мең сумнан артык хезмәт хакын россиялеләрнең 12 проценты ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады, аларның керемнәрен өйрәнгән. Әйтик, файдалы казылмалар чыгару (37%), балыкчылык (34%) һәм финанслар (33%) өлкәсендә эшләүчеләрнең өчтән береннән артыгы 75 мең сумнан артык акча ала.

Моннан тыш, югары хезмәт хаклары «IT, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр» һәм «профессиональ, фәнни һәм техник эшчәнлек» тармакларында эшләүчеләр ала.

Җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары иң түбән — хезмәткәрләрнең 30 процентан артыгы аена 15 мең сумнан да ким хезмәт хакы ала. Мәгариф, авыл һәм урман хуҗалыгы, кунакханә һәм ресторан бизнесында эшләүчеләр дә шундый ук күләмдә акча ала.

Бу хакта тулырак tatar-inform.tatar 


Фикер өстәү