Ярый әле, халык хәтере бар

Арчалылар Сослангырга, шунда үлгән якташлары рухына корбан чалырга барачаклары турында бер ай элек әйтеп куйганнар иде. Бу көнне мин түземсезлек белән көттем. Анда  инде ике мәртәбә булсам да, бу баруда Мари урманнары сере бераз ачылыр кебек иде.

Күрәзәче

Мари республикасының Суслонгер авылы вакыйгалары халык теленә “Сослангыр фаҗигасе” дип кереп калган. Анда солдатларны сугыш серләренә өйрәтү лагере булган дип сөйлиләр. Мари урманнарындагы вакыйгаларны раслаучы бер генә документ та юк, Оборона министрлыгы архивы да бүгенгә  хәтле җиде кат йозак астында. Шуңа күрә бу язмам да телдән телгә сөйләнеп килгән истәлекләргә һәм фаразларга нигезләнгән.

Иртәгә юлга чыгасы дигән көнне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов: “Иртәгә иртәнге өчтә үк кузгалабыз”, – дип чылтыратты.

Җәйге ялым булганга, Биектаудагы дачада яшәп ятабыз, шуңа күрә Алмазга: “Үз машинам белән барам, Казан – Мәскәү юлында очрашырбыз”, – дидем.

Подполковникны үз яныма утырттым. Һәрвакыт нидер уйлап табарга, ягъни “мөгез чыгарырга” яраткан милли җанлы татар егете ул Алмаз.  Машинага утыргач та: “Зурдан кубып эшкә тотындык инде, яхшы гына барып чыкса ярар иде”, – дип куйды.

– Борчылма, иптәш генерал (мин шаяртып, олылап,  аңа “генерал” дип дәшкәлим),  син тотынгач,  барысы да әйбәт булыр.

– Асия апа да яхшыга юрады инде үзе.

– Кем соң ул Асия апаң?

Алмаз миңа мистикага тартым бер-ике вакыйга сөйләде. Ул,  сугышчан офицер буларак, “кайнар нокта”ларда катнаша. Андый җирләрдән кайтканнарда күпмедер дәрәҗәдә “психик тайпылыш” булу,  кешенең рухи дөньясына зыян килү – шактый ук гадәти күренеш. Алмаз да күңел тынычлыгын югалта. Табиб-психологларга да мөрәҗәгать итеп карый, әмма әллә ни файдасын күрми.

Көннәрдән бер көнне Чистайда Асия исемле им-томчы, күрәзәче хатын яшәгәнен ишетә һәм шунда юл тота. Бер-ике сеанстан тәмам кеше рәтенә керә бу һәм һәр эшкә тотыну алдыннан аның  белән киңәшә торган була. Бер елны җиде бабасы рухына Коръән укытырга ниятли.  Күрәзәче хатын аның ниятен бик хуплый, әмма бер бабасының аңа үпкәләвен әйтә. Баксаң, Алмазның әтисе Әгъзам үз атасын исемлеккә кертергә оныткан икән.

Бу хикмәтне Алмаз газетага язарга кирәк микән дип икеләнгән дә иде. “Ни дисәң дә, мин хәрби кеше бит”, – ди. Ә мин: “Булган хәл бит инде бу, иптәш генерал”, – дим. Бераз уйга калды егет, аннан соң: “Асия апага Суслонгерга барып, корбан чалдыру ниятемне дә әйткән идем”, – дип куйды. Күрәзәче моны бик хуплаган. Андагы әрвахларны син моннан дүрт ел элек үк кузгаткан идең инде. Алар бик сөенешеп сине көтә, инде өстәлләр куелган, эскәтерләр җәелгән, тик тәлинкәләре генә буш әле”, – дигән. “Дүрт ел элек” дигән сүзләр башыма сукты. Арчалылар беренче мәртәбә нәкъ менә 2015 елда Сослангырга барып, шунда үлгән якташлары истәлегенә таш куйганнар иде. Аннан соң тагын ике мәртәбә килделәр алар монда, истәлек ташы янына чәчәкләр куйдылар, Мари урманнарында “булачак” сугышчылар яшәгән землянка урыннарын карап йөрделәр. Шул вакытта җирле җитәкчеләр: “Без асылда кеше сөякләре өстеннән йөрибез”, – дигәннәр иде. Сослангыр лагеренда ачлыктан, төрле авырулардан күпме кешенең кырылганлыгын бүгенгә хәтле белүче дә, әйтүче дә юк. Алай гына да түгел, бүгенге буын сугыш елларында монда нинди коточкыч вакыйгалар булганын да белеп бетерми.

“Әллә концерт була инде…”

Якташларым корбан чалу өчен Көмеш күл янын сайлаганнар иде. Күлгә кадәр урман юлыннан 8 чакрым керәсе. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Кудряшев Сослангырга җитәрәк урман буенда каршы алды. Безнең арттан ук диярлек Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт һәм корбан сарыгы салган машина да килеп туктады. Кудряшев бераз уңайсызланып сүз башлады. Без корбан чалачак күл янында ял итәргә килүчеләр бик ишле икән. Изге йола башкарганда, вәгазь, чыгышлар вакытында бик шаулашмаслармы? Авыл җирлеге башлыгын әнә шул борчый иде. Ял итәргә, күңел ачарга җыелган халыкны куып җибәреп булмый бит инде.

Күл буе чыннан да шау килеп тора. Гаилә белән килгәннәре дә шактый. Ким дигәндә ике йөз кеше иде монда. “ГАЗель” әрҗәсен сәхнә итеп, анда микрофон куя башлагач, шактый кәефләнгән бер ир-ат: “Слышь, братан, вроде концерт будет. Интересно… кого пригласили…” – дип көлә башлады, иптәшләре аңа кушылды. Тик көлү озакка бармады. Подполковник Борһанов алар янына килде дә, Сослангыр вакыйгаларын бер-ике сүз белән аңлатып, монда үлгән солдатлар рухына корбан чалынасын әйтте һәм,  теләге булганнар безнең өстәл янына рәхим итсен, диде. Йөзләр җитдиләнде. Сәхнәгә Әмир хәзрәт, “Сугышчан дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов, Алмаз Борһанов, шушы авыл укытучысы, Сослангыр тарихын өйрәнүче Галина Лихачева, авыл җирлеге башлыгы Сергей Кудряшев менеп,  бер-бер артлы чыгыш ясый башлагач, күл буенда, гомумән, тынлык урнашты. Димәк, яшь буынны тәнкыйтьләргә кирәк тә түгелдер. Яшьләргә тарихи вакыйгалар турында сөйләү-аңлату җитмидер, бәлки.

Фараз һәм чынбарлык

Сергей Кудряшевтан: “Суслонгер тарихы турында мәктәбегездә музей бармы?” – дип сорадым.

– Ә анда нәрсә куясың? Безнең кулда бер генә тарихи документ та юк бит. Бу очракта “инициатива наказуема” булырга мөмкин, – диде.

Бер уйлаганда, телдән телгә сөйләнеп килгән истәлекләр дә тарихи вакыйгаларның дәлиле була ала кебек. Әмма алар рәсми документ түгел шул. Халык ни сөйләмәс, янәсе. Әйе, четерекле мәсьәлә. Шуңа күрә бүген без “фәлән кеше сөйләвенчә”, “фәлән китапта язылганча” дигән тарихны җанландырырга омтылабыз. Әле аның китапта язылганнары да шул “фәлән кеше сөйләвенә” нигезләнгән. Әмма бездә “утсыз төтен чыкмый” дигән әйтем бар һәм аны бабаң түгел, заман чыгарган.

Әтнәдә яшәүче каләмдәшем Сүрия Мингатина миңа мондый гыйбрәт сөйләгән иде. Ул аны үзенең бабасы Габдерәүфнең бертуганы, Сослангырда үлгән Кави абзыйның кызының кызы Таһирәдән ишеткән булган. Кыскасы, Кави Батталов үзенең Сослангырга китәсен белгәч, зиратка барып,  әти-әнисе кабере янында: “Раббым, исән-сау өйгә әйләнеп кайтсам ярар иде!” – дип,  җиргә ятып,  такмаклый-такмаклый елаган,  ди.

Киткәндә кәгазь кисәгенә “Аятел-Көрси”дән берничә җөмлә күчереп язган. Кәгазьнең бер яртысын өендә калдырган, икенче яртысын үзе белән алган. Янәсе, кайткач бергә кушып куяр әле.

Сослангыр урманнарында җилкәгә салып бүрәнә ташыганда,  Кавиның ашказаны җәрәхәте ачыла һәм ул,  аңын югалтып,  җиргә егыла. Сакчылар моны мылтык түтәләре белән кыйный башлыйлар. Солдат бу юлы исән кала. Берничә көннән тагын шул ук хәл кабатлана. Бу юлы  Кавины үтергәнче кыйныйлар да урман эчендәге чокырга ташлап китәләр. Шуннан соң Көек авылыннан бер иптәше Кавиның хатыны Фатыймага  хәбәр җибәрә. “Ирең  вафат, җирләдек, шинелен булса да алып кит”, – ди.

Фатыйма алып кайта шинельне, аның бер кесәсеннән дога язылган теге кәгазь кисәге килеп чыга. Сослангырга Кави Батталовның кызы Мәдинә дә килгән иде. Әтисе үлгәндә, 1942 елның маенда аңа нибары 5 яшь булган. Бүген 81 яшьлек әби инде ул. “Бу яшьтә юл йөрү бик читен булмадымы?” – дим. Кая ул зарлану! Монда алып килгәннәргә рәхмәтләр генә укыды. Күргән-ишеткәннәреннән аптырау, гаҗәпләнү катыш сыкрану галәмәтләре иде аның йөзендә. Катнашып-укмашып беткән төрле уйлар безнең күңелләрне дә биләде. Сугыштан меңәр чакрым ераклыкта, пулялар сызгырмаган, бомбалар шартламаган Мари урманнары эчендә япь-яшь егетләр ни сәбәпле кырылды икән?

Сүрия әйтүенчә,  Фатыйма әби: “Бабагызны мәлгунь фашистлар үтерде”, – дип сөйли торган булган. “Кечкенә вакытта без “фашистлар” дигән сүзне “немецлар” дип аңлый идек. Ә бит Сослангырда немецлар булмаган. Фатыйма әби, мөгаен,  лагерь җитәкчеләрен, сакчыларны фашистларга тиңләгәндер”, – ди Сүрия.

Арчалылар белән бергә күрше-тирә районнардан килгәннәрне санап, барлыгы 68 кеше идек без. Сослангыр газапларына түзә алмый якты дөньядан киткәннәрнең балалары, оныклары, туганнары. Истәлекләрен тыңлаган саен,  үз колагыңа үзең ышанмый башлыйсың. Мәетләрне Сослангыр зиратына гына түгел, урман эчләрендә дә күмгәннәр. Аяк-кулларыннан тотып,  алдан казылган чокырларга ыргытканнар. Галина Лихачева: “Күптән түгел шундый бер каберлекне таптык”, – дип миңа фоторәсем күрсәтте. Бу, үзе әйтмешли, “туганнар каберлеге” зур бер аланны били иде. Кайбер китапларда сугышка әзерләү лагеренда ачлыктан, төрле зәхмәтләрдән һәм кышкы салкыннарда туңып үлүчеләрнең саны 10 меңнән артып китүе турында фаразлар бар.

Кайбер чакларда “дистәләгән мең”, “йөз меңгә якын” дигән сүзләр дә очрый икән. Моны миңа Галина Лихачева сөйләде. “Бу – дәүләт дәрәҗәсендә олы корткычлык булган”, – диючеләр дә бар. Бу корткычлык Мәскәү, “халыклар атасы” Сталин күзеннән ничек читтә калды икән? Әллә югарыга ялган мәгълүмат биреп ятканнармы? Әгәр шулай икән – ни өчен? Бу корткычлыкның башында кем торган? Сослангыр хәлләре Ворошиловка барып җитеп, аның монда килүе һәм строй алдында лагерь җитәкчелеген үз кулы белән атып үтерүе хак микән? Галина Лихачева: “Лагерь җитәкчеләренең фамилияләре билгеле, әмма алар турында мәгълүмат шушында өзелә. Димәк, атып үтергәннәрдер”, – ди.

Мине бик уйландырганы тагын шул: монда үлгәннәрнең туганнарына “хәбәрсез югалды” дигән хатлар җибәргәннәр. Сугышка әзерләнү лагеренда меңәрләгән кеше ничек хәбәрсез югала ала икән соң ул? Аларның каберләре дә юк, язмышлары да билгесез. Армиягә алынып, Сослангыр газапларына түзә алмый үлгәннәр сугышта катнашкан санала микән?

Алмаз Борһанов әйтүенчә, сугыш ветераны саналу өчен, аларның хыянәтче булмавы суд аша расланырга тиеш. Шәхсән үземнең аларны акламаска дигән яшерен күрсәтмә булуын да ишеткәнем бар. Бу очрашуда гыйбрәтләр күп сөйләделәр. Кемдер әйтүенчә, Сослангырда мәетләрне күмү командасында эшләгән бер кеше бүген дә исән икән. Аның турында мәгълүмат сорап,  район хәрби комиссариатына хат юллаган булганнар. Тик җавап һаман да юк икән. Район исемен хәзергә язып тормыйм. Бу язмама ниндидер мәсьәләне хәл итү, дәүләт сере буларак сакланган вакыйгаларны ачып салу өчен тотынмадым. Язманы укыгач, редакциягә хатлар киләсенә дә иманым камил.

Арчалылар үз бурычларын үтәде. Сослангырдан кайткан Алмаз Борһанов күрәзәче Асия ханымга шалтыраткан. “Әрвахларның күңелләре булган. Алар да өстәл әзерләгәннәр. Ап-ак киемнәрдән сезнең белән янәшә басып, дога укыганнар. Сез киткәндә рәхмәтләр әйтеп, дога укып калганнар”, – дигән ул.

Корбан мәҗлесе оештырганнарга килгән халык та, ял итүчеләр дә рәхмәтләр укыды.

Ә менә Бөек Ватан сугышының фаҗигале сәхифәсе, “Хәбәрсез югалганнар” язмышы кайчан булса да ачыкланыр микән? Кайбер хәбәрләргә караганда, Оборона министрлыгы архивындагы кайбер мәгълүматлар инде юкка чыгарыла да башлаган. Ярый әле халык хәтере бар.

 

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү