Мәктәп укучылары яңа уку елында нәрсә ашаячак?

1 сентябрьдән укучыларга мәктәп ашханәләрендә яңартылган меню тәкъдим итәчәкләр. «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

«Балалар һәм ата-аналарның мөрәҗәгатьләре буенча яңартылган менюга бәясе шактый түбән булган (45 сум) кайнар аш кертелде. Без ике вариант тәкъдим итәчәкбез – икенче аш яки камыр ризыгы белән бергә беренче аш», — дип искәртте докладчы.

Ул билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор киңәше белән менюда ярымфабрикатлар ассортименты һәм саны атнасына 1-2 тапкыр киметелгән.

Яңартылган меню белән танышу өчен сентябрь-октябрь айларында мәктәп пикниклары үткәрү күздә тотыла. Анда ата-аналар табиб-диетолог белән киңәшләшә һәм укучыларның туклануына бәйле үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/190993/

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү