“Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк-иҗтимагый кабул итү бүлегендә эшләүче Галина Костина, халыктан
1 500 наказ кабул иттек, дип белдерде.
– “Күчмә кабул итү” проекты эшли башлаганнан бирле дистәләрчә урында булдык. Республикада яшәүчеләр кандидатларга үз гозерләрен җиткерә. 6 сентябрьгә хәтле без 650 җирлектә булырга планлаштырабыз. Кешеләр безнең киләсен алдан белеп тора. Күбесе белдерү аша, интернеттан укып белгәннәре дә бар. Безгә килгән мөрәҗәгатьләр “Минем депутатым онлайн” дип аталган кушымтага җибәрелә. Һәр үтенечкә кыска гына вакыт эчендә җавап та биреләчәк, – ди ул.
Депутатлыкка кандидатларга Казанның Юдино бистәсендә яшәүчеләрнең дә әйтер сүзе бар. Юлларның начар булуы, урамнарның тиешенчә яктыртылмавы, балалар бакчасына илтә торган юл булмау кебек мөрәҗәгатьләр белән “Күчмә кабул итү” бүлегенә 20 минут эчендә 15 кеше килде.
– “Дюймовочка” балалар бакчасына сабыемны йөртәм. Әмма бакчага кадәр машина белән кереп булмый. Туристлык урамындагы 1 нче йортка керү өчен, машинаны читкә куясы, аннан җәяү барасы. Хәтта бакчага азык-төлек китергән машина да керә алмый. Ризыкларны күтәреп ташыйлар. Яңгыр яуганда, баланы илтү бигрәк кыен, – ди бер ханым.
Екатерина Тимонина биредә 11 нче елын яши. “Бер балам – беренче сыйныфка, икенчесе бишенчегә бара. Без укый торган 151 нче мәктәпне икегә бүлмәкчеләр. Бер бинада – башлангыч мәктәп, икенчесендә өлкән сыйныфлар укыячак икән. Әмма берсеннән икенчесенә барыр өчен, урман аша чыгасы. Үзем эшләгәч, балаларны каенанам йөртә. Өлкән яшьтә инде. Балаларны төрле җиргә йөртә алмаячак, – ди ул.
Рәйсә Самаркина юллар начар булудан зарлана. “Үзебез яшәгән Криворожская урамына кереп булмый. Асфальт түшәрләр дип көткән идек, булмады. Безнең тирәдә яшәүчеләрнең күбесендә – яшь балалар. Машинасыз яшәп булмый”. Юдинода яшәүчеләр урам утларының якты янмавыннан да зарланды. Депутатка кандидатлар аларның гозерләрен үтәргә вәгъдә бирде.
Республика буенча “Бердәм Россия” партиясенең алты “Күчмә кабул итү” бүлмәсе эшли. Алар махсус автобусларда урнашкан. Халык белән эшләүнең бу юлын сайлау тиктомалдан түгел – 2014 елда булган сайлау кампаниясе вакытында әлеге алымны кулланып карыйлар. Ул чакта халыктан 2500 наказ алына. Шуның 83 процентына төгәл җавап бирелә. Әлеге гозерләр киләчәктә яңа законнар чыгарганда, Татарстан Президентына мөрәҗәгатьләр җиткергәндә кирәк булачак.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat