Физик мөмкинлеге чикле кызларның хыялларын тормышка ашырдылар

Минзәләдә физик мөмкинлеге чикле кызларның хыялларын тормышка ашырдылар. “Ачык һава” дип аталган проект икенче мәртәбә үткәрелә. Узган ел парашют белән сикерергә җи­де кеше батырчылык ит­сә, быел биш кыз кур­куын җиңде. Алар 4 мең метр биеклектән сикерде.

– Батыр йөрәкле кызлар иртәдән үк килгән иде. Башта аларны табиблар тикшерде, аннары куркынычсызлык кагыйдәләрен үт­теләр. Бары тик шуннан соң гына тәҗ­ри­бәле инструкторлар белән сикерергә рөхсәт ителде, – ди “Татарстан энҗесе” оешмасы җи­тәкчесе Гөлнара Заһ­ретди­нова.
Саба кызы Регина Ивановага парашюттан сикерү бик ошаган.
– Ул вакытта туган хисләрне аңлатып бетереп булмый. Күктәге вакыт, бер мизгел булып, күңелдә калды. Анда җил дә мин генә кебек. Гел очасым гына килеп торды. Ә сикергәч, тагын да рәхәтрәк булды. Бернинди курку юк, адреналин. Мин әле тагын монда килә­чәкмен, – диде ул.
Өч бала әнисе, ДЦП диаг­нозлы Гүзәл Насыйфуллина да парашют белән сикерде.
– Башта бик курыккан идем. Үземне кулга алырга туры килде. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен генә ризалаштым. Ә аннары бө­тенләй күккә гашыйк булдым. Мин шундый бәхетле. Ярдәм иткән инструкторыма, “Ачык һава” проектына, оештыручыларга рәхмәт, – ди Гүзәл.
Кызларга көч биреп торучылар да булган. Егет­ләрнең ниндиләре генә әле! Россия Геройлары Виктор Рень белән Александр Мисуркин.
“Татарстан энҗесе”ндә катнашкан кызлар гел аралашып торалар икән.
– Шушы чарадан соң без яңадан җыелышып ял иттек. Барлык кызлар да кил­гән иде. Узган ел сикергән кызлар белән быелгылары фикер алышты. Бу хакта сөйләгәндә, аларның күз­ләре балкый. Кызларның мөмкинлекләре чиклән­мәгән. Алар тормышның бар матурлыгын күрә бе­ләләр. Кайчак аларга карап сокланам, үземә көч алам, – ди Гөлнара.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү