Таяк тотып кына, ярсыган этне туктатып буламы соң? Киресенчә, ул сиңа яңадан ташланырга мөмкин. Минзәлә районының бер авылына кунакка кайткан бала дүрт аяклы “дус” тешләгәннән соң, хастаханәгә эләкте.
“Эт тешләүгә, баланы Чаллы хастаханәсенә китергәннәр. Ике көннән аны Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә күчерергә туры килә. Эт, балага һөҗүм итеп, аның битеннән тире кисәген куптарып алган”, – дип хәбәр итәләр Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән. Табиблар аның бу ярасын тегеп куйган инде.
Сукбай этләр Казан урамнарында өерләре белән йөреп тора. Совет районында яшәүче Миләүшә Дәүләтшина этнең үзен күрү түгел, тавышын ишетергә дә курка. Узган ел аңа эт өере ташланган була.
– Заводтан эштән генә чыккан идем. Бер дә уйламаганда, каршыма дүрт эт килеп чыкты. Кулымдагы сумкаларымны читкә ташладым. Бер этнең – аягыма, икенчесенең кулыма ябырылганын гына хәтерлим. Шуннан соң хастаханәдә аңыма килдем. Узып баручы бер кеше “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Алты ай хастаханәдә яттым. Сәламәтлегемә нык зыян килде. Ул этләрнең хуҗалымы-хуҗасызмы икәнен дә белмәдек, – дип искә ала Миләүшә ханым.
Хуҗалы булса, этнең авыруын да белеп була, дәвалануга киткән чыгымнарны да сорарга мөмкин.
– Эт тешләү тән тиресе бозылуга, җәрәхәтләнүгә, кан тамырларының яралануына, эчке органнарның өзелүенә, канның йогышлануына китерә. Хайванның авызында микроблар күп. Тешләгәндә, алар, кеше канына эләгеп, йогышлы авыру китереп чыгара. Шуңа да, эт тешләүгә, табибка күренергә кирәк. Аның котыру авыруыннан прививкасы барлыгын ачыклау мөһим. Авыруның беренче билгеләре – яраның авыртуы, организмның хәлсезләнүе, тән температурасының күтәрелүе, күп күләмдә төкерек бүленеп чыгу. Мондый очракта хастаханәдә ятмыйча булмаячак, – ди табиб-терапевт Гөлнара Заһидуллина.
Этләрдән ничек котылырга соң? Элек авыл җирләрендә хуҗасыз этләрне атарга киләләр иде. Хәзер өерләре белән йөрсәләр дә, тешләсәләр дә, этләрне атарга ярамый. Закон шулай куша. Этләрне тотып алып, стерилизация ясатасы да, аннан вакцина ясап, кайдан тоткан, шунда китереп куясы. Үз этеңне тиешенчә карамасаң, штраф салалар. Физик затлардан 5 – 15 мең сум түләтергә дә мөмкиннәр. Этне җәберләгән кешене ирегеннән дә мәхрүм итәргә күп сорамыйлар! Ә менә кешене талаган этне нишләтергә? Бу хакта нигәдер уйлап бетермәгәннәр.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat