ҮЗГӘРЕШЛӘР: ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсәң, төрмәгә утыруың да бар

Бүгенге көннән Россиядә юлда ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы закон үз көченә керде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Яңа законда менә шундыйрак үзгәрешләр: әгәр автомобиль хуҗасы «ашыгыч ярдәм » машинасына яки сиренасы һәм мигалкалары эшләгән башка ярдәм күрсәтү машиналарына юл бирми икән, аңа 5 мең сумга кадәр штраф (элекке 500 сум урынына) яки бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү (элекке 3 айга кадәр) яный.

Шулай ук РФ Җинаять кодексына да үзгәрешләр кертелә, алар нигезендә машина йөртүче аркасында ашыгыч ярдәм машинасындагы пациент сәламәтлегенә авыр зыян килгән очракта 80 мең сумга кадәр штраф, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 2 елга кадәр мәҗбүри эш белән җәзалана. Әгәр гражданинның гамәлләре пациентның үлеменә китергән икән, ул дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителергә яки шул ук вакытка мәҗбүри эш белән җәзаланырга мөмкин.

РФ Президенты Владимир Путин Федераль законга 26 июльдә кул куйган.


Фикер өстәү