Исән калыйм дисәң ул «ряженка»ны эчмә (ЭКСПЕРТЛАР КИҢӘШЕ)

«Росконтроль» экспертлары 4% лы май өлеше булган «ряженка»ны тикшергән һәм анда эчәк таякчыгы төркемендәге бактерияләрнең берсен тапкан. Шулай ук әлеге сыекчада чүпрәләрнең һәм күгәрекләрнең булуы да аларны шаккаттырган.

Тикшерү нәтиҗәләре сишәмбе, 6 августта, оешма сайтында басылып чыкты. Экспертиза барлыгы җиде бренд: «Вкуснотеево», «Коренка из Кореновки», «Белый город», «Вологжанка», «Большая кружка», «Козельская» һәм «Ряженка из молока нашей дойки» тикшерелә.

«Вкуснотеево» ряженкасы иң яхшы дип табыла, аңа карамастан бу сыекчада табигый сөт продуктлары өчен хас булмаган кальций һәм фосфор микъдары (соңгысы шактый күбрәк) табыла. Белгечләр сүзләренә караганда, бу продукциядә яки кулланыла торган чимал составында өстәмә фосфатлар булу турында сөйли.

Экспертларда шундый ук кисәтүләрне «Белый город» брендына да ясый, ул икенче урында яулый. Лидерлар өчлеген «Вологжанка» продукциясе йомгаклый — ряженкадагы майның масса өлеше маркировкада күрсәтелгән урыннан 0,1% ка түбәнрәк булган.

«Большая кружка», «Коренка из Кореновки» һәм «Козельская» продукциясендә белгечләр тәм күрсәткечләре буенча җитешсезлекләр ачыклада. Рейтингның антилидеры дип «Ряженка из молока нашей дойки» продукциясе табылды. Анда эчәк таякчыгы төркеме бактерияләре ачыкланган, ә күгәрек һәм чүпрәлеләрнең микъдары  техник регламенттан артып киткән.


Фикер өстәү