Закон буенча спиртлы эчемлекләрне ничә яшьлек кешеләргә сатарга яраячак?

Икътисадый үсеш министрлыгы спиртлы эчемлекләр сатып алучыларның яшен «арттырудан» баш тартты. Норматив хокукый актларның рәсми порталында әлеге закон проектына тискәре бәяләмә басылып чыкты.

Ведомствода хәмер сатып алырга мөмкин булган яшьне 21гә кадәр арттыру өчен фәнни нигезләр юк дип саныйлар. Моннан тыш, сатучыларга нинди эчемлекне кемгә сатарга мөмкин булуын билгеләү кыенрак булачак.

«Коммерсантъ» газетасы яшьне үзгәртү инициативасын  финанс министрлыгы да хупламаган дип билгеләп үтә.

Элегрәк сәламәтлек саклау министрлыгы 21 яшьтән өлкәнрәк затларга 16,5% лы спиртлы эчемлекләр сатуны рөхсәт итәргә тәкъдим иткән иде.


Фикер өстәү