Россиялеләрнең иң яраткан татлы ризыклары ачыкланды

2019 елның июль нәтиҗәләре буенча Россиядә иң күп сатылучы кондитер әйберләре булып печенье, прәннек һәм вафли санала. Бу хакта «Такском» фискаль мәгълүмат операторы мәгълүматлары сөйли. 

Билгеләп үтелгәнчә, 2019 елның июлендә печенье бәясе килограммы өчен 150 сум тәшкил иткән, әлеге продуктны сату 2018 ел белән чагыштырганда 4% ка арткан.

Тәм-томнар арасында популярлык буенча икенче урынны шоколад эшләнмәләре яулый— шоколад конфетларының уртача бәясе 595 сум тәшкил итә. Бәясе шулай ук 2018 ел дәрәҗәсендә калган, ә сату 3% ка арткан.

Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, өченче урында шикәр эшләнмәләре, дүртенче урында — шоколад пастасы, бишенче урында — тортлар һәм пирожныйлар.

Тортның килограммы өчен 398 сум (үсеш — 5%), кекса һәм рулетка бәя 240 сум (бәясе узган ел дәрәҗәсендә калган) тәшкил итүе билгеләп үтелә.

Әлеге статистика кассалардан фискаль мәгълүматларны эшкәртү нигезендә үткәрелгән. Барлыгы 14,5 млрд. касса чегы анализланган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, конфетлар һәм кондитер әйберләре Россия кибетләрендә иң урланган товарлар арасында өченче урынны да алып тора әле.


Фикер өстәү