Белгечләр кавынны кемнәргә ашарга ярамаганлыгын әйтте

Җитешкән, сусыл һәм хуш исле кавын — россиялеләрнең яраткан ризыкларының берсе. Августта әлеге татлы ризык беркемнең өстәленнән төшми дә диярлек. Әмма кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итүче федераль хезмәт белгечләре кавыннарны саклау һәм куллануның үз нечкәлекләре бар, дип кисәтә.

Беренчедән, экспертлар татлы җимешне сабынлы җылы су астында яхшылап юарга кирәк, дип искәртә. Чөнки нәкъ менә аның тышында һәм өслегендә токсиннар була икән.

Кавынны гомумән шикәр диабеты белән авыручы, язва авыруының кискен формасы булган кешеләргә, шулай ук йөкле һәм имезүче аналарга ашарга киңәш ителми. Башкаларга исә, ач ашказанына һәм ашаганнан соң кулланырга ярамый, әлеге җимешне аерым ашарга кирәк. Кавын «җиңелчә» тоелса да, ул ашкайнату өчен бик авыр продукт булып санала.

Ә кавынны саклауга килгәндә, киселгән җимешне бүлмә температурасында сакларга ярамый. Аны шунда ук суыткычка урнаштырырга кирәк. Бу очракта саклау вакыты күп дигәндә 5 көн тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү