Хезмәт хакын “конверт” белән алучыларга өстәмәләр булмаячак

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачагы хакында хәбәр иткән идек. Ул иминият кертемнәре түләп барган пенсия алучыларның һәркайсына кагыла. Хезмәт хакын “конверт” белән алучылар һәм Пенсия фондына айлык кертемне күчереп бармаучылар ул өстәмәләргә өметләнә алмый.

Пенсияләр хезмәт хакы күләме буенча арта, ягъни 2017 елда нинди хезмәт хакы алуыңа бәйле. Күбрәк акча алып эшләгән кешенең Пенсия фондына айлык иминият кертемнәре дә зуррак була. Бу айдан 305 меңнән күбрәк кешенең пенсиясендә үзгәрешләр булачак. Әлеге максаттан Пенсия фондына 55 миллион сум акча бүленгән. Август өстәмәсе кесәне уртача 235,74 сумга калынайтачак. Пенсия фондына барып, үзең турында мәгълүматлар калдырырга кирәк түгел.

Иминият пенсиясе артудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, сроклы пенсия түләүләре, бер тапкыр түләнә торган пенсияләрнең күләме дә арттырыла. Казандагы Совет районы Пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә бәйле түгел, идарә итүче компанияләрнең акчаларны ничек инвестицияләвенә дә карый. Айлык түләүләр 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекция коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул – 4,9 процент, пенсия тупланмаларын алуда дәүләт финанслау программасында катнашучыларга сроклы пенсия түләүләре 5,1 процент тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү