Колакчыннарның сәламәтлеккә зыяны бармы?

Телефоннар, электрон җайланмалар балалар тормышының аерылгысыз җиһазына әверелде. Смартфон, компьютер, планшет, плеер, электрон китапларны кулланмаган бала бик сирәктер. Сорау килеп чыккан икән, җавап табу өчен каядыр барасы да юк, гаджетлар бик тиз ярдәмгә киләчәк. Ул – дуслар белән аралашу чыганагы да. Ата-ана баланың кайдалыгын, нәрсәләр эшләвен шуннан күзәтә.

Балалар яратып куллана торган кечкенә колакчыннар да бөтенләй үк зыянсыз түгел.
– Кечкенә колакчын тышкы ишетү юлын томалый. Кычкыртып музыка тыңлаганда кыска дулкынлы бәрелеш барлыкка килә, – ди Республика балалар клиник хастаханәсе оториноларингологы Диләрә Шәкүрова. – Шуның аркасында колак сагызы күп бүленеп чыга башлый һәм, әлеге тирәлектә сагыз тыгылып, “бөке” хасил итә. Ул исә ишетүне сәләтен начарайта. Колакчыннарның зыяны хакында күп төрле тикшеренүләр дә күрсәтә. Микроколакчыннарны пычрак куллар белән дә тоталар һәм аларны сирәк кеше генә чистартып тора. Колак эчендәге тире җәрәхәтләнеп, бактерия яки гөмбәчек эләгергә мөмкин. Бу исә колак ялкынсынуга (отит) китерә. Колак барабанына зыян килеп, кеше начаррак ишетә башларга мөмкин.
Без, телефоннарны, компьютерларны бөтенләй кулланмагыз, дип аларга каршы чыга алмыйбыз. Бары тик куллану вакытын киметик, дип әйтә алабыз. 2-3 яшьлек сабыйларга аны, әлбәттә, бөтенләй бирмәвең хәерле.
– Электрон җиһазларга барысын да өеп, үзегездән мәшәкатьне төшермәгез. Бала белән күбрәк вакытны үткәрегез. Өстәл уеннары уйнагыз, рәсем ясагыз, саф һавада йөрегез, – ди Гүзәл Яруллина. – Ярамый дип, мең кат әйткәнче, башта үзегезне гаджетлар колы булудан азат итегез. Баланың күрүе, ишетүе, гомумән сәламәтлеге начарланган кебек сизәсез икән, яшәү урыны буенча сырхауханә табибына күрсәтергә кирәк. Районнардагы лор, окулист белгечләре өлкәннәрне дә, балаларны да карый. Мәктәпкә кергәнче анализлар тапшырырга мөмкин. Мәктәпкә хас авырулар бар: болар – ерактан начар күрү, сөяк-мускул, ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары. Бала беренче сыйныфка укырга кергәндә, алар үзен бик сиздерми. Унберенче сыйныфка җиткәч, тикшерүләр вакытында еш ачыклана. Ни өчен дигәндә, мәктәптә уку программасы авыр. Укучы баласы булган ата-ана аның режимына күчәргә тиеш. Күп кенә гаилә моны эшләми, баланы мәктәпкә әзерләми, ашау-эчүләрен, ялларын кайгыртмый. Бичара балага мәктәптә дә, өйдә дә таләпләр зур. Ул иртә тора, күп утыра, ашау-эчү дә җитәрлек эләкмәскә мөмкин. Үзен кая куярга белмәгән малайлар, кызлар тагын телефоннарга, компьютерларга үрелә. Моның нәтиҗәсен һәркайсыбыз белә.


Фикер өстәү