Камералар ярдәмендә ОСАГО полисы булу-булмауны тикшерә башладылар

Мәскәүдә машина йөртүчеләрнең ОСАГО полисы булу-булмавына автоматик тикшерү системасын белән сыный башладылар. Ул видеокүзәтү юл камералары ярдәмендә башкарылачак, дип хәбәр итте «Коммерсант» газетасы.

Яңа камералар тест режимында тора, димәк, система әлегә ЮХИДИгә страховка рәсмиләштермәгән автомобиль хуҗаларының мәгълүматларын җибәрми. Әлегә аларга кисәтүләр белән хатлар гына киләчәк. Бүгенге көндә страховкасыз йөргән өчен штраф 800 сум тәшкил итә.

«Комерсант» газетасы белдергәнчә, системаны тестлауның өч аенда ОСАГОсыз 700 меңнән артык машина ачыкланган. Башкалада системаны сынаганнан соң, аны Санкт-Петербург һәм Казанга да күчерәчәкләр.


Фикер өстәү