Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәктәп ашханәләренә яңа җиһазлар сатып алу өчен ике ел дәвамында 100 миллион сум акча тотачак.
Ашханәләрне яңарту 190 миллион сумга төшкән. Искеләрне яңага алыштыру кирәклеген Казан мэры Илсур Метшин мәктәптә туклану проблемаларына багышланган киңәшмәдә әйткән иде. Ул чагында шәһәр башлыгы түрәләрне, ризыкның сыйфатын тикшерү өчен, 162 ашханәгә төшке аш ашарга җибәрде.
– 1 сентябрьгә мәктәпләргә, 59 суыткыч җиһазын һәм 28 пароконвектоматны да кертеп, 400 берәмлек яңа җиһаз кайтачак. Аларның гомуми бәясе 27 миллион сум тәшкил итә, – ди Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина. – Шулай ук уку елы башына Казанның 13 мәктәбендә ризык тарата торган яңа линияләр урнаштырылып, 15 белем йортында ватылганнары яңага алыштырылачак. Болай эшләү ризык таратуны тизләтәчәк, аш өләшкәндә тиешле температураны сакларга, санитар нормаларны үтәргә, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, туклануның сыйфатын һәм хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге яңалык балалардан бигрәк әти-әниләрне сөендерә кебек. Ни дисәң дә, укырга киткән балаңның көнозын ачлы-туклы йөрүе яки коры-сары белән туклануы бер дә күңелне күтәрми. Пешекчеләрнең җавабы бер: алар ланч-бокс системасыннан килгән ризыкны җылытып кына бирә.
Быел 36 мәктәптә ашханә яңартыла. Аларда җәен капиталь ремонт үткәрелә, яңа кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба һәм башкалар сатып алына.
– Тагын ике ресторан тибындагы ашханә “Яз” торак комплексында һәм Гареев урамында урнашкан яңа мәктәпләрдә үз ишекләрен ачачак. Балалар һәм ата-аналарның мөрәҗәгатьләре буенча яңартылган менюга бәясе шактый түбән булган (45 сум) кайнар аш кертелде. Без ике вариант тәкъдим итәчәкбез – икенче аш яки камыр ризыгы белән бергә беренче аш булачак. Яңартылган меню белән танышу өчен сентябрь-октябрь айларында мәктәп пикниклары үткәреләчәк. Анда ата-аналар табиб-диетолог белән киңәшләшәчәк һәм укучыларның туклануына бәйле үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак, – ди Рима Мөхәммәтшина.
Мәктәптә ашауны ничек көйләргә соң? Элеккеге кебек пешекчеләр пешергән система яхшымы, әллә инде әзерләп китергәнеме? Бу хакта 54 ел аш-су өлкәсендә эшләп, шуның 23 елын мәктәп ашханәсендә үткәргән Рәхимә Биктимерова белән дә сөйләштек.
– Ланч-бокс системасы бик уңайлы. Ул мәктәп ашханәсе мөдирләренә сайлап алу мөмкинлеге бирә. Әйтик, 5–11 нче сыйныфлар өчен ашханәдә ризыкны сайлап алу ирекле. Алар нәрсә ярата, шуңа заказ бирәсең, – ди Рәхимә апа. – Бар да пешекчедән тора. Кайберәүләр кыйммәтле төшке ашка заказ бирә, сайланып мавыкмый. Югыйсә уртача бәядән дә китертергә була. Департамент моны тыймый. Мин үзем өлкән сыйныфтагылар өчен шашлык та, жаркое да ала идем. Иртән кайбер җирләрдә төшке аш ашаталар. Бу дөрес түгел. Башта бала иртәнге ризык ашарга тиеш. Үзем эшләгән Совет районының 121 нче гимназиясендә тугыз туларга 15 минут кала беренче сыйныфларны ашата идек. Аннары – төшке аш. Камыр ризыкларын да чиратлаштырырга кирәк. Эшне яратып башкарсаң, балалар да тәмле ашый, ата-аналар да риза була.
Әлегә ашханәдә туклану бәяләре шул килеш кала. Департамент җитәкчелеге беренче чиратта ризыкның сыйфатын яхшыртмакчы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat