ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәләре үткәрә.
Аның беренчесе кичә Теләче районында узды. Чарада Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Саба җирлекләре катнашты. Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәләре 2010 елдан бирле үткәрелеп килә.
Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмә башланыр алдыннан, Теләчедәге Казаклар авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. Парламент рәисе Орымширмә авылында сугым цехы һәм нәсел репродукторы, “Теләче” сәнәгать паркы резидентлары, Теләче май-сөт җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, берничә ел элек һәрбер районда “үсеш нокталары” билгеләнгән иде. “Дәүләт программалары ярдәмендә күп кенә сәнәгать парклары барлыкка килде, алар актив эшли, Теләче паркы да – шундыйлардан”, – диде Парламент рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, авыл халкы элек-электән килгән традицияләрне, матур гадәтләрне, телебезне, көебезне сакласа, халкыбыз да яшәячәк. Авыл үссен өчен, системалы эшләргә кирәк.
– Автомобиль нинди генә яхшы булмасын, бер тәгәрмәч белән ул ерак китмәячәк. Эшмәкәрләргә ярдәм итүдә, яңа эш урыннары булдыруда, кадрлар белән эшләүдә, тормыш сыйфатын яхшыртуда комплекслы эшчәнлек алып бару мөһим, – дип искәртте ул.
Теләчедә үткән киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән берлектә, “Агростартап” программасына старт бирде.
– Бу – әлегә кадәр гамәлдә булган федераль программалар белән янәшә бара торган өстәмә яңа проект. Ул фермерларга матди ресурслар алырга мөмкинлек һәм тоткан чыгымнарына компенсация бирүне күздә тота. Кооперативларның чыгымнарын 50 процентка кадәр каплый торган программа бу, – диде Марат Әхмәтов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat