Кукмара районының Яңа Чәбья авылында гомер итүче Әсхәдулла Әсәдуллинны гаиләсе – үрнәк әти, хатыны тугры ир дип белсә, авылдашлары аның гомер буе ерак араларга да җәяү йөргәнен искә төшерә. Әнә шуңа да, күрәсең, 78 яшен тутырса да, Әсхәдулла абый бер авыруга да зарланмый. Тормышның матур якларын күреп, җылы сүз белән башкаларның күңелләрен күтәреп яши.
– Әтием сугышта үлеп калды. Авыр еллар булды, – дип искә ала Әсхәдулла абый. – Әнинең бердәнбер баласы идем. Икәү гомер иттек. Әнә шуңа да өйләнергә ашыкмадым. Балачагым булмады да минем. Сугыш урлады. Җиденчене бетерүгә өлкәннәргә иярдем. Ат җигеп, Кукмарага йөри идек. Аннары хәрби комиссариат шоферлыкка укытты. Солдат хезмәтен Германиядә үттем. Аннан кайткач, машинага утырдым.
Яше утызга җитсә дә, Әсхәдулла өйләнергә уйламый. Насыйп ярны очрата алмый, күрәсең. Үзе кызлар күзе төшәрлек егет була ул. Сызылып киткән кара каш, нәфис гәүдә… Көтә Әсхәдулла һәм… гомерлеккә бәхетле була. Гаилә корганына 48 ел тулса да, өйләнү вакыйгасын әле дә шаярып искә ала. Хәер, андый хәлне онытып буламыни! Бервакыт шулай үзеннән 10 яшькә яшь сылу кыз Хашиганы ошатып йөри башлый. Кыз чибәр, нәкъ менә Әсхәдулла хыялында йөрткән гүзәл зат инде. Уйлана торгач, ул аны урлап кайтырга була. Сорап барсам, бирмәсләр, дип шикләнә. Дус егетләре белән барып, сөйгәненең ишегалдына чыкканын көтеп тора да ат арбасына күтәреп утырта. Өстен каплап куялар. Егетләр атны чаптыра гына. Өй янына кайтып туктагач, җәймәне ачып җибәрсәләр, Хашига урынында… аның әнисе утыра икән! Ни көләргә, ни еларга белми егет. Булачак әби хәлгә керә. Тиз генә кире кайтып китәләр дә, Әсхәдулла бу юлы Хашиганы урлап алып кайта. Әнә шул кайтуыннан бирле егет сөйгәненә җил-давыл тидерми. Моның шулай икәнен балалары да раслый.
– Без гаиләдә биш малай идек. Бер энебез авыру булды. Шуңа да гомере озын булмады – 27 яшендә бакыйлыкка күчте. Ә калган дүртебез гаиләләребез белән яшибез, – ди улы Райнур. – Мин укып бетергәч, Кайбыч районына эшкә билгеләндем. Шунда өйләнеп калдым. Айрат исемле туганыбыз – Казанда, Васыйл абый – күрше авылда, энебез Ришат әти-әниләр янәшәсендә яши. Мин әти-әниемнең кычкырышканын, хәтта үпкәләшкәнен дә күрмәдем. Алар безгә үзләренең сабырлыгы, бер-берсен яратып яшәүләре белән үрнәк булды. Безнең өчен дә гаилә – беренче урында. Шөкер, бер дигән кызларга өйләндек. Үзем дә дүрт бала үстерәм. Әтиләр атлаган сукмактан барабыз шикелле. Безнең өйдә әти сүзе закон иде. Ул ничек әйтте, шулай булды. Каршы эндәшү түгел, кыек караш та ташламадык. Әти-әнигә хөрмәтебез зур булды. Хәзер дә аларны бик яратып яшибез. Исән-сау гына була күрсеннәр!
Хашига апа гомере буе колхозда сыер сава. Әсхәдулла абый 40 ел шофер булып эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Балаларының тәрбияле булуына сөенә алар. “Хезмәт белән үстердек. Аллага шөкер, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Алар кайткач, бергә җыелып, тәмләп чәй эчүләр ни тора?! Мин хатынымны әле һаман да яшьлектәге кебек яратам. Ир кеше хатын-кызсыз тора алмый: юлдан язалар, эчүчелеккә сабышалар. Әле бит кайчак өйрәтсәләр, берәр сүз әйтсәләр, яратмаган булабыз. Үз хатының начарга әйтми инде. Кадерләрен белергә кирәк”, – ди Әсхәдулла абый.
Әсәдуллиннар, бергә җыелгач, 20дән арта икән. Әнә шул чакларда Әсхәдулла абый, кулына гармунын алып, бөтен кайгыларны оныттыра. Матур яшәсәләр дә, күңелдә яралары да юк түгел. Яшьли араларыннан киткән газиз уллары Алмазны, моннан җиде ел элек фаҗигале төстә вафат булган оныклары Булатны сагыналар… Әмма зур, тату гаилә мондый авырлыкларны җиңү юлын белә. Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү, тату яшәү, туганлык җепләрен өзмәү!
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat