Корбан бәйрәме уңаеннан хәләл ярминкә узачак

11 августта мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Бу хакта Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сөйләде. «Хәзер Корбан-дини генә түгел, ә иҗтимагый файдалы чара. Бу дини һәм иҗтимагый бәйрәм симбиозы», — дип аңлатты ул.

Яр Чаллыда бәйрәм чаралары Хәләл-үзәктә узачак. Шунда ук хәләл-ярминкә дә оештырылачагын да аңлаттылар.


Фикер өстәү