Төркиянең Анталья шәһәрендә туристларны йөрткән микроавтобус тау юлында трассадан төшеп китеп, чокырга тәгәрәгән.
— Юл халәкәте нәтиҗәсендә Россиянең алты гражданы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Безнең барлык гражданнар да аңында, авыр зыян күрүчеләр юк, — диелә Әнкарадагы Россия Илчелеге хәбәрендә.
Россия Федерациясенең Антальядагы Генераль консуллыгы дипломатлары тиздән зыян күргән россиялеләр янына барырга ниятли.
Авария нәтиҗәсендә бер турист — Нидерландның 46 яшьлек гражданины һәлак булган. Машина йөртүче һәм тагын 11 чит ил пассажиры зыян күргән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat