Россия Хөкүмәте Татарстанга 57 мәктәп автобусы бүлеп бирәчәк. Алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы районнарның мәктәп укучылары өчен транспортка булган ихтыяҗын анализлаганнан соң бүленәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 5 сентябрендәге 1856-р номерлы күрсәтмәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 13 сентябрендәге 2429-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы тарафыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре ихтыяҗлары өчен 57 мәктәп автобусы бүлеп бирү килештерелде», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең мәктәп автобусларына булган ихтыяҗларына анализ ясый», — дип өстәделәр ведомствода.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191100/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat