Дәүләт Думасында җәен дә россиялеләрнең фатирларын җылытырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушевка һава температурасы нормадан түбәнрәк булганга, җәен дә россиялеләрнең йортларын җылытуны кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА» Новости » хәбәр итә.

Документ текстында ул июль һәм августның  беренче атнасында гражданнарның өйләрендә салкын булу буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр килүен ачыклады. Сүз 2019 елның җәе салкын булган төбәкләр турында бара.

— Шуны истә тотарга кирәк: җылылык өчен счетлар гражданнарыбызга ел дәвамында килә. Бу фактны исәпкә алып, гражданнарның мондый үтенечләрен гадел дип саныйм, — ди Власов.

Һава торышының үзгәрешләре хакында без инде язган идек: https://vatantat.ru/2019/08/3439/


Фикер өстәү