Дәүләт Советына сайлау бюллетенендә беренче урында «Бердәм Россия» партиясе була

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә бердәм республика сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньдә сәяси партияләрнең исемнәрен һәм эмблемаларын урнаштыру тәртибен билгеләү буенча җирәбә салу узды. Бюллетеньдә беренче номер «Бердәм Россия» патиясенә чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Сайлаучының исемлек номеры буенча түгел, ә партия республикада гамәлгә ашыра торган конкрет, реаль эшләр буенча сайланачагын төгәл беләм. Без хәзер бик зур күләмле программаны гамәлгә ашырдык, аның кысаларында сайлаучылар белән көн саен очрашабыз», — диде «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Мобиль кабул итү бүлмәләрендә 500дән артык, «безнең ишегалды» проекты буенча ишегалларында 300дән артык очрашу булган. «Һава торышына карамастан, 950дән артык пикет кына уздырдык», — диде  Андрей Кондратьев.

«Бердәмроссиялеләрне бик авыр һәм киеренке эш көтә, чөнки сайлаучылар бирә торган сораулар гади түгел», — диде ул. «Әмма безнең юнәлеш бар. Узган 2014 елгы сайлау кампаниясендә халыкның барлык наказларының 80 процентын үтәдек. Хәзер алар күбрәк, чөнки проектлар күп, һәм бу республиканың үсеш темпларын саклап калу өчен Дәүләт Советы депутатларына йөкләнешне арттырачак», – диде Кондратьев.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак.


Фикер өстәү