Гомер буе мал тоткан кешеләр дә терлек асрауның бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә бүген без Татарстанның атказанган мал табибы, 50 елга якын эш тәҗрибәсе булган Мөхәммәт ШӘРӘФИЕВ белән терлек тәрбияләү үзенчәлекләре, авырулар, ашату кагыйдәләре,
азык сыйфаты турында сөйләштек.
– Мөхәммәт абый, участок мал табибларының вазифалары нидән гыйбарәт?
– Мал табибы – күмәк һәм шәхси хуҗалыклардагы барлык маллар өчен дә җаваплы кеше. Безнең төп бурычыбыз – йогышлы авыруларны чыгармау. Мин 16 авылга хезмәт күрсәтәм һәм шушы территориядә йогышлы авыруларны булдырмау өчен тырышам. Вакытында прививка ясау, авырган малларны дәвалау, терлекләре еш үлә торган хуҗалыкка барып, аның сәбәпләрен ачыклау – барысы да безнең өстә. Мәсәлән, бер күмәк хуҗалыкта бозаулар үлә, дип чакырдылар. Барып карадык. 2-3 айлык бозауларның алдында торган ризыклары яхшы, тик үзләре йөткереп торалар иде. Сораша торгач, суны чишмәдән эчерүләре ачыкланды. Мондый су шунда ук үпкәгә бәрә. Көн эссе булса, тагын да начаррак. Пычрак, саз эчендә яткан маллар да хәлсез, авыруларга тиз бирешә торган була.
– Печән саламны алыштыра аламы?
– Печәннең дә төрлесе бар. Мәсәлән, кындракны (костёр) алыйк. Аның туклыклылыгы язгы ашлык саламы белән бертигез. Хәтта кайбер үзлекләре буенча саламнан калыша да. Ә менә тукранбаш, люцерна каротин, фосфор, кальций, аксымга бай булулары белән фуражга тигезләшә. Алай гына да түгел, кайбер матдәләр буенча файдалырак та әле. Бу бит – табигый үлән. Мондый печәнне сыер җиңелрәк үзләштерә, картаймый, озаграк сөт бирә. Февральдән соң малларда авитаминоз башлана да, күп кенә бозаулар һәлак була. Ә менә туклыклы печән ашаган сыердан туган бозаулар үлми. Саламга килгәндә, иң яхшысы – солы саламы. Ул печәннән азга гына калыша. Арыш саламы – йомшак, бодайныкы – катырак.
– Бозаулыйсы сыерны ничек дөрес тәрбияләргә?
– Сыерны каплатканның беренче көненнән үк аерым игътибар бирергә кирәк. Буаз сыер – бәби көткән хатын кебек үк. Ул да эчендәге баласы турында уйлый башлый. Сөтен дә азрак киметә. Кирәкле матдәләрне дә бозавына бирә. Шуңа күрә андый хайванга витаминнарны күп итеп бирергә кирәк. Буазлыкның 6-7 аенда бозауның иң көчле үсә торган вакыты. Шуңа күрә бу вакытта фуражны киметеп (ә соңгы айда бөтенләй туктатып), күбрәк печән, су, пешкән солы бирү яхшы. Пешкән солы таналарның җиленен тигез, дөрес тутыра. Моннан тыш, бозаулыйсы сыерга силос та бирмиләр, чөнки аның әчелеге зур. Каротин организмга кергәч, А витаминына әйләнә. Безнең якта каротинга бай иң туклыклы печән – люцерна, тукранбаш, кәҗә үләне, азык кушылмалары. Каротин терлекне үстерә дә, үрчетә дә. Организмга каротин җитмәсә, сыерлар каплатылмый, бозаулар көчсез яки зәгыйфь туа. Шуңа күрә бозау авырый икән, сәбәпләрен сыердан эзли башларга кирәк. Нәрсә ашаттыгыз? Анасының сөтен эчәме? Әнә шул сорауларга җавап табарга кирәк. Бозау әнисенең сөтен беренче ун көндә, һичшиксез, эчәргә тиеш, чөнки бу вакытта сөттә үзенчәлекле антитәнчекләр була. Шуннан соң бозаулаган сыерга сөт куа торган ризыклар бирергә киңәш итәм. Кукурузы да, борчагы да, арпасы да, солысы да булсын. Ун процент кына булса да, арышы да кирәк.
– Ә яшь бозауны әнисеннән кайсы вакытта аерсаң яхшы?
– Мөмкинлек булып, бозау никадәр күбрәк сөт эчсә, шуның кадәр яхшырак. Әнисе янында 2-3 ай имеп торган бозау әйбәт була, аның бөтен үсеш процесслары тиешенчә бара. Киләчәктә тана, сыер итәсе мондый бозаудан яхшырак сыер чыга. 800-900 грамм артым алып, 14-16 айда каплатырга мөмкин. Ә үгездән 1 кило 100 грамм артым алырга мөмкин. Ләкин шулай да мин бозауны гел әнисе янында гына тотмаска киңәш итәм. Көнгә ике-өч тапкыр кертеп чыгарганда яхшырак. Бу, бердән, әнисеннән аерырга уңайлы булса, икенчедән, ашказанын башка ризык ашарга да җайлаштыра. Без бозауга 20 көннән соң солы бирә башларга кирәк дибез. Шулай ук печән, кушылма азык, бур, көл турында да онытмаска кирәк.
– Терлекне симертер өчен ничек дөрес ашатырга?
– Кем нәрсә бирә инде. Ашлык, фуражга өстәп бәрәңге ашаткан мал яхшы була. Аны пешереп мәшәкатьләнергә дә кирәкми хәтта. Чи килеш тә файдасы зур. Гомумән алганда, симертергә куелган терлек тәүлегенә 1-1,5 килограммга кадәр артырга тиеш. Ә инде 1,5 яшьлек үгез 480-500 килограмм булса яхшы. Суясы малга силос ашатмау яклымын, чөнки итендә ачы тәм була. Ә менә бәйдә торган, аз хәрәкәтләнгән, күбрәк ятып торган малның ите йомшак була, чөнки болай иткәндә аның мускуллары катмый, йомшак ите генә үсә.
– Сыер көнгә күпме су эчәргә тиеш?
– Теләсә нинди хайван да суны туйганчы эчәргә тиеш. Аннан соң терлекнең күпме су эчүе аның нәрсә ашавына да карый. Сусыл үлән ашаса, су кимрәк кирәк, әлбәттә. Маллар өчен талык су 7-12 градус һәм чиста булырга тиеш. Мондый суны сыерлар яратып эчә. Фермаларга килеп кергәч тә беренче чиратта су, тоз барлыгын тикшерәбез. Җәй көне мал алдында тоз һичшиксез булырга тиеш, чөнки ул тирли, матдәләр алмашы көчәя. Сыерга тәүлегенә 100 килограммга 10 грамм тоз тиеш. Шулай да монда чама хисен онытмаска кирәк. Тозны кисәк кенә дә бирергә ярамый, чөнки сыер агуланырга мөмкин.
– Сыерларда нинди авырулар еш очрый?
– Җәй көне малларның ашказаны тыгыла, үләннәр белән агуланалар. Бозаулаган сыерларның чүпләрен салмаган очраклар да була. Аннан соң, терлекләрнең тояклары еш җәрәхәтләнә, җиленнәре шешә. Соңгысы – мастит авыруы – сыерларда иң еш очрый торганы. Аның җиңелчә генә үтә торганы да, авыр формасы да бар. Җиңелчә узганда сыерның температурасы да күтәрелмәскә мөмкин. Ничек кенә булса да, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки ул – бик нечкә җир. Дәвалаганда да бик игътибарлы булырга кирәк. Дөрес дәваламаганда, сыер сөтен бетерергә һәм хәтта сукыр да калырга мөмкин. Бу авырудан сакланыр өчен сыерны дөрес итеп, вакытында саварга кирәк.
– Маститны шприцлы дару белән дәвалаганда сыерларның күп очракта җиленнәре корый, дип ишеткән бар. Ни өчен шулай була икән?
– Дөрес әйтәсез. Монда сүз Мастисан даруы турында барырга тиеш. Анда өч төрле антибиотик кушылган. Кайвакыт сыерларны махсус ташлата торган Мастисан була. Белмичә кулланганда, әнә шундый күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә мин хәзер ул даруны бик сак кына киңәш итәм. Аны һич кенә дә үз белдеклелегең белән кулланырга ярамый. Әлеге дару белән дәвалауның үз тәртибе, үз җае бар.
– Сыерның уртача гомер озынлыгы күпме?
– Безнең якларда 12 яшьтән узган сыер өлкән яшьтә булып санала. 15-16 яшьлекләр карт була инде. Уртача гына сөт биреп яшәгән сыерлар була. Андыйлар 18 яшькә кадәр 9–12 литр сөт биреп килә. Сөтле нәсел исә тәүлегенә 25–30 литр сөт бирә. Составында протеин, кальций, фосфор булган яхшы печән белән тәрбияләгән маллар картаймый. Сыер сөтен җиде тапкыр бозаулаганчыга кадәр арттыра. Ә инде сигезенче тапкыр бозаулаганнан соң сөте кими башлый. Әлеге яшьтән соң башка күрсәткечләре дә кимүгә таба бара. Моннан тыш, бозаулатасы сыерны ике ай алдан сөтен ташлатырга кирәк. Ял иттермәсәң, ул сөт бирми. Сыер каплатылганчы 2-3 ай сөтне яхшы бирә, чөнки аның лактация чоры – 305 көн. Калган вакытны ул ял итәргә тиеш.
– Май чүлмәге тышыннан билгеле була, диләр. Алданмас өчен сөтле сыерны нинди билгеләренә карап алырга мөмкин?
– Башка авылга сыер карарга барганда үзегез белән белгечне дә алып барсагыз, ышанычлы була, әлбәттә. Сыер белән танышырга саву вакытын чамалап барсагыз да яхшы. Бу вакытта аны үзегез дә савып карый аласыз. Аннан соң күрше-тирә, авылдашлардан да мәгълүмат тупласагыз комачауламас.
– Сыер сатып алганда кемнән алу яхшырак: күмәк хуҗалыктанмы, кешедәнме, әллә фермерларданмы?
– Токымлы хуҗалыклардан нәселле таналар сатып алсаң яхшы. Хәзер алдакчылар да, алданучылар да бик күп. Шуңа күрә белгән җирдән, күз күргән кешедән сатып алырга кирәк. Иң зур теләгем шул: читтән кайткан терлекләрнең документларын сорап алырга онытмасыннар иде. Моннан тыш, кайту белән үк участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч шунда ук кан алып, малның сәламәтлеген тикшерергә тиеш, чөнки читтән кайткан терлекләрнең лейкоз белән авыру очраклары күп.
– Мөхәммәт абый, терлекләрдәге лейкоз авыруыннан тулысынча котылу мөмкинме?
– Мөмкин. Моңа үз тәҗрибәмдә инанганым бар. Үзем эшли торган күмәк хуҗалыктагы сыерларның 80 проценты лейкоз белән авырый иде. Аны сыерларны юк итеп кенә бетереп була. Бу хакта да җыелышларда гел әйтә килдем, ләкин мине ишетүче булмады. Шулай да бервакыт хуҗа бөтен авыру терлекләрне төяп, суярга алып китте. Саткан акчага яшь таналар алып кайтып, сөтнең дә күләмен киметмәде. Аннан соң, мине күргәч: “Ну, абый, синең сүзне бер-ике ел алданрак тыңлыйсы калган”, – дип әйтә иде. Җитәкчедән күп нәрсә тора. Ветеринар эшли ул. Элек лейкоз авыруын бик җитди проблемага санамадылар. Хәзер менә караш үзгәрде аңа. Дәүләт ярдәме дә зур. Авыру сыер урынына яхшы мал алып кайтып, бөтен чыгымнарны капларга мөмкин. Лейкоз – кан рагы ул. Кешегә йокмый, дисәләр дә, ахырга кадәр тикшерелмәгән. Киң җәмәгатьчелеккә хәбәр ителмәсә дә, 80–90 процент сыеры лейкоз белән авырган хуҗалыкларда лейкемия белән авыручы кешеләр саны арта дигән мәгълүмат бар. Әлеге авырудан мал табибы үлеп киткән очрак та бар. Шуңа күрә моның белән шаярырга, аңа салкын карарга ярамый.
– Мал табибы буларак, күңелегезгә аеруча нык тигән, халык арасында еш очрый торган хаталар дигән вакытта кайсыларын әйтер идегез?
– Халык прививкаларның әһәмиятен аңлап бетерми. Кайвакыт менә шуңа кәеф кырыла. Вакцинадан соң малларның авыруы – гадәти хәл. Халыкта менә шуны аңлау җитми. Аннан соң терлекләргә юл кырыеннан чабып алынган печәнне дә ашатмаска киңәш итәм. Әзерләгән очракта да бик аз гына булсын иде. Әлеге печәнне ашаган сыерның сөте аннан соң кеше организмына керә бит. Шул турыда уйларга кирәк. Гомумән, халык мал табиблары белән кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп яшәсен иде. Шул вакытта гына нәтиҗәләр дә яхшырак һәм бәрәкәтлерәк була.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat