Кичәге мәктәп укучылары уку йортларына урнашып бетте бугай инде. Хәзер торак мәсьәләсен хәл итәсе генә калды. Һәр ата-ана, хәленнән килгәнчә, ул-кызлары өчен мөмкин кадәр яхшырак һәм уңайлы шартлары булган җирдә яшәтү ягын кайгырта. Уку йортында тулай торак бирелсә, бер мәшәкатьтән котылдың дигән сүз. Мондый шартларда яшәргә теләмәгәннәр исә кеше фатирына керү ягын карый.
“Акчам җилгә очты”
Хәзер фатир табу өчен баганаларга, тукталышларга ябыштырылган белдерүләрне карап йөрергә кирәкми. Аларны урнаштырыр өчен махсус сайтлар, социаль челтәрләрдә төркемнәр бар. Әмма биредә дә барысы да ал да гөл түгел. Матур сурәткә, “тәмле” бәягә ышанырга ярамый. Гадел булмаган агентлар, риэлторлар аны-моны чамаламаган, арзанга кызыккан беркатлы кешеләрне сагалап кына тора.
Казан федераль университетында укучы танышыбыз бу җәйдә торырга фатир таба алмый аптырады. Бер карасаң, сайлау мөмкинлеге дә күп инде. Әмма кесәгә дә, күңелгә дә хуш килгәне юк. Аптырагач, бер агентлыкка мөрәҗәгать итте. Тик аларның ярдәме ташка үлчим булып чыкты.
– Социаль челтәрдә утырганда, бик яхшы фатирга тап булдым. Үзәктә урнашкан, бәясе дә кулай. Фатир хуҗасыдыр дип, белдерүдә күрсәтелгән номерга шалтыраттым, – дип сөйләде ул. – Хуҗа түгел, арадашчы икән бу. Шушындый агентлыкта эшлим, килегез, шартларыгызга туры килердәй фатир табарбыз, диделәр. Икенче көнне офисларына бардым. Менә шулкадәр акча түләсәгез, фатирлар базасына керү өчен логин-пароль бирәбез, анда сезнең таләпләргә туры килерлек бүлмәләр булыр, диделәр. Килешүгә куллар куелды, акча түләдем. Әмма ул базадан файда күрмәдем. Таләпләргә туры килгән фатир табам, хуҗага шалтыратам – инде ул бүлмәне башкалар “снимать” итә икән. Берничә көн узгач кына, бер дустым бу офисның юньле булмавын, аларның кеше алдап, акча эшләүләрен әйтте. 3000 сум акчаны шулай җилгә очырдым.
Риэлтор булып эшләүче Алмаз Садыйков фатир эзләп аптыраган кешеләргә үз хезмәтләрен фатир бәясеннән чыгып күрсәтә. Мәсәлән, ул клиентның таләпләренә туры килерлек 15 мең сумлык фатир тәкъдим итә, ди. Яшәргә ризалык бирсәләр, фатир бәясенең яртысы – риэлтор хезмәте өчен түләү – комиссия булып чыга. Садыйков фатирны күрсәтергә үзе дә килә. Бары “снимать” итәргә җыенучылар фатирга кереп урнашкач кына комиссия түләнә. Бу хезмәттә дүрт еллык тәҗрибәм бар, кеше алдамыйм, ди ул. Тәҗрибәле риэлторлар фатирны август башыннан, ә иң яхшысы – җәй башлангач ук эзләргә киңәш итә. Көзгә калсагыз, фатир хуҗалары бәяне күтәрергә мөмкиннәр.
Кайсын сайларга?
Кеше фатирында яшәү кесәсе калын булганнарга гына тәти. Бигрәк тә бюджет урыннары кимегән, уку өчен дә шактый күп акча түләргә кирәк булган заманда, күп кенә ата-ана һәм балаларның бәгыренә тигән мәсьәлә булып кала бирә бу. Ә тулай торак тормышы элек-электән үк азрак шүрләткән. Яңа гына ата-ананың җылы куеныннан чыгып киткән бала урлашу, талашу, кыйнашу кебек маҗараларга эләкмәсме? Күршеләре нинди булыр? Начар гадәтле кешеләргә ияреп китсә? Ата-ананың башына иң элек шундый шомлы уйлар килә бит.
“Снимать” итү белән тулай торак шулпасын эчүнең уңай һәм тискәре якларын барлыйк әле. Тулай торакта яшисең икән, димәк, монда барысы да уртак дигән язылмаган кагыйдәгә буйсынырга туры киләчәк. Бүлмә дә, душ та, ашау-эчү урыны да – уртак. Гадәттә, тулай торакның бер бүлмәсендә ике-өч студент яши. Лотерея кебек монда: кем белән эләгәсеңне алдан белмисең. Әмма, ниндидер ысуллар табып, таныш-белешләр белән урнашырга мөмкин. Тулай торакта яшисең икән, дежур торырга, ягъни этаж, бүлмә чисталыгын кайгыртырга туры киләчәк. Бүлмәдә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамаганын вахтер бик тиз төшендерәчәк. Тулай торактагы җиһазларны сакларга кирәклеген дә аңлатачак ул. Аңламасаң, үз кесәңнән түләргә туры килмәгәе. Ә студентның, гадәттә, акчасы күп булмый инде аның.
Тулай торакта “комендант сәгате” дигән төшенчә әле дә яшәп килә. Ягъни билгеле бер сәгатьтән соң яшәү урынына соңга калып кайту тыела. Берничә кисәтү алсаң, штраф түләргә яки бөтенләй тораксыз калырга да мөмкин.
Тулай торакта төрле кешеләр яши. Бу төрлелек милләт, дин, дөньяга карашларда да чагыла. Димәк, тулай торак тормышы барысына карата түземле булырга өйрәтәчәк.
Тулай торакта яшәүнең үз романтикасы бар. Тулай торак – бер йомырка тәбәсен бишкә бүлеп яшәргә, бер лекцияне ун бүлмәгә җитәрлек итеп язарга, бердәмлеккә өйрәтәчәк, яңа дуслар, ә, бәлки, насыйп ярыңны табарга да булышачак. Болай яшәү иң иркә “әни улы”н да, иң булдыксыз “әти кызы”н да мөстәкыйль тормышка тиз өйрәтәчәк. Тулай торак тормышын татымаган студент – студентмыни ул, дигән сүзләрне юкка гына әйтмиләр бит.
Чын зурлар тормышына кеше фатирында яшәүчеләр чумачак. Монда, тулай торактагы кебек, яшәү өчен елына бер тапкыр гына түләп котылып булмый. Ай саен коммуналь хезмәтләр һәм баш өстендәге түбәң өчен квитанция килеп торачак. Әти-әни җилкәсендә утырасың килмәсә, фатир өчен түләргә, һич югы кесә чыгымнарын капларга булса да, эшкә урнашырга туры килер. Кыскасы, аерым душ, аш-су бүлмәсе, тыныч мохит шактый кыйммәткә төшәчәк. Аның каравы ризыгыңны берәү дә урламаячак, юыныр өчен чиратта торырга кирәкми, кием-салым, кыйммәтле әйберләрең өчен дә борчыласы юк. Чисталык-пөхтәлек, җиһазлар бөтенлеген фатирда торучыларга да сакларга туры килә анысы. Югыйсә фатир хуҗасы башка “снимать” итәргә теләүчеләрне табачак. Фатирда тору – дус-ишләреңнән ерагаю дигән сүз дә әле. Башкалар тулай торакта бергә җыелып, сөйләшеп, серләшеп утырганда, син тыныч бүлмәңдә берүзең утырачаксың.
Тулай торак шулпасы тәмлерәк
Әти-әниләр авызыннан: “Безнең вакытта башкача иде, кызык иде”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Имеш, алар укыганда, бер телем икмәкнең дә, майда кара янганчы кыздырылган бәрәңгенең дә тәмен белеп, тормышка гашыйк булып яши белгәннәр. Тулай торак шулпасын шактый “эчкән” кичәге-бүгенге студентлар белән шул чорларга кайтып килдек.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat