Роза әби белән Хәбибрахман бабай гаиләсе Казандагы йортларның берсендә фатир алып тора. Тагын да рәхәтрәк яшәргә дип, авылдан күченгән алар.
“Татарстан – Яңа гасыр” каналы тәкъдим итәчәк ситкомның төп идеясе әнә шул. “Рәхәт яшибез” сериалы 26шар минутлык 30 сериядән торачак һәм тормыштагы төрле авырлыкларга юмор аша карарга, проблемаларны җиңел хәл итәргә өйрәтәчәк. “ВТ” хәбәрчесе дә кинофатирда булып, рәхәт яшәргә өйрәнеп кайтты.
Ситком директоры Леонард Дәүләтшин әйтүенчә, төп фикер – халыкта өмет уяту:
– “Яңа гасыр” каналының телевизион фильмнар, шул исәптән күп сериялеләрне төшерү тәҗрибәсе бар иде инде. Ләкин ситкомга алынуыбыз беренче генә. Бу сезонда утыз серия төшерергә ниятләдек. Сценарий авторлары саллы. Болар – Мансур Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Аманулла, Рөстәм Кәлимуллин, Айсылу Хафизова, Ләбиб Лерон – безнең белән җәмгысы дистәгә якын автор эшли. “Рәхәт яшибез”нең идеясе – Мансур Гыйләҗевныкы. Нәкъ менә ул бер зур гаиләнең, авылдагы йортларын сатып, шәһәргә килүләре һәм фатирга кереп яшәүләре турында әйтте. Һәр көнне алар белән нинди дә булса хәл килеп чыга. Көндәлек тормыштагыча инде. Шулай итеп төп биш актерыбыз бар, моннан тыш эпизодларга төрле театр актерлары килеп китә. Вакыйгалар төрле, катлаулы. Ләкин геройлар, аны караучыга “бар да яхшы булыр” дигән өмет биреп, уңай хәл итә. Актерлар белән режиссерлар Радик Бариев, Рамил Гәрәев эшли. Режиссер-куючы – Алмаз Әкбәров. Кино көн дәвамында төшерелә.
Идея авторы, сценарист Мансур Гыйләҗев исә сериалның уңышлы булачагына шикләнми. Аныңча, комедия – татарның канында:
– Сериал – иң популяр жанрларның берсе, шуңа күрә бу мәcьәләдә соңга калу мөмкин түгел. Дөрес, телевидениене интернет узып бара. Ләкин бит шул ук телевизион проектны интернетка да чыгарып була. Бу очракта “Рәхәт яшибез”не интернеттан да карап була. Бездә заманча эшләнгән сериалларга мохтаҗлык зур. Ә инде татар комедиясе – традицияләре театрда нигезләнгән һәм озак еллар популярлык казанган жанр. Игътибар итсәң, безнең театрларда комедияләр күп һәм зур уңыш белән бара. Бүтән театрларда, мәсәлән, киресенчә, комедияләр азрак. Анда халыкның дәррәү көлгәнен күрергә шәхсән үземә бик сирәк туры килә. Ә бездә халык спектакльнең башыннан ахырына кадәр көлә. Комедия – артистларның күңелендә, канында, генетикасында, дип әйтер идем. Нечкә юмор – татар өчен бик табигый нәрсә. Шуңа күрә ситкомны төшерү бик актуаль. Мин аны хуплыйм һәм бөтен дәртемне, җанымны, вакытымны шуңа багышлыйм. Беренче адымнар авыррак бара. Аның каравы тәҗрибә туплана. Миңа калса, бу жанрның киләчәге зур. Аны аякка бастыру өчен бездә бөтен нәрсә бар. Авторлар да, режиссерлар, продюсерлар, артистлар да – гомумән, кадр кытлыгы юк. Кыскасы, без әзер, тәҗрибә генә җитми. Вакыт белән анысы да килер. Буш булмасмы, дисең. Телевизор караучы көлә икән, димәк, ул буш түгел. Сериал күңел ачуга корыла. Монда ниндидер фәлсәфә, милли идеяләр эзләргә кирәк түгел. Шул ук вакытта, татар телендә баруы белән, ул ана телебезне пропагандалый. Шуңа күрә без киң аудиториягә яраклы, яшьләргә дә кызыклы, өлкән буынны да тотардай әсәр тудырырга тырышабыз.
Оператор-куючы Илгиз Вафин ситкомның техник үзенчәлекләрен болай аңлатты:
– Моңа кадәр берьюлы өч камера белән павильонда төшерү тәҗрибәсе юк иде. Дөрес, сериаллар төшердек, ләкин мондый форматта түгел. Күреп торасыз, бер дигән өч бүлмәле фатир, лифт мәйданчыгы эшләнде. Балкон бар, фатирда бөтен элементлар уйланылган, краннан су да ага торган итеп эшләдек. Тәрәзә аша шәһәр күренешен, кояш чыгышын, кич җитүен бирәбез. Барысы да махсус җиһазлар ярдәмендә башкарыла. Аерма техниканың бөтен мөмкинлекләрен файдалануда, динамикада.
Театр училищесының II курс студенты Фәрхәд Мөхәммәтҗанов ситкомда бердәнбер оныкны уйный. Аның әтисе Сабит Хәкимовны – Казан яшь тамашачы театры актеры Илфат Камалиев, әнисе Халисәне Тинчурин театры артисты Гөлчәчәк Хафизова башкара. Бабасы Хәбибрахман – Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, әбисе – шулай ук Камал театры артисты Фирая Әкбәрова. Фәрхәд үз героеның еш кына аталар һәм балалар проблемаларына килеп төртелүе, кызык хәлләргә таруы турында сөйләде:
– Ирек, авылда яшәсә дә, шәһәр кешесе кебек фикерли. Ул кечкенәдән интернет тәэсирендә үскән. Күп мәсьәләләрне “Ок, гугл” ярдәме белән хәл итә. Шул ук вакытта авыл кешесе кебек: эштән курыкмый, ачык, ихлас, самими дә. Герой минем үземә дә якын. Чыннан да бит, өлкән буын проблеманы тагын да катлауландырырга ярата, ә без, яшьләр, җиңел хәл итү юлларын эзлибез. Әби, мәсәлән, бәяләрне берничә кибеткә барып, карап йөргәннән соң гына чагыштыра һәм тауарны кайдан алырга икәнне хәл итә. Мин исә бу эшне телефон аша биш секунд эчендә эшләү яклы. Вак, ләкин конфликт инде бу. Бу роль миңа профессиональ яктан да күп нәрсә бирә. Әле бит укыйм гына, ә нинди актерлар белән эшлим. Рухи яктан да байыйсың, камера алдында эшләргә дә өйрәнәсең.
Фирая Әкбәрова кино сәнгатендә комедиянең аз булуын болай аңлатты:
– Киноларда төшәргә туры килсә дә, сериалда эшләп караган юк иде әле. Аерма шактый. Без монда сүзләрне шундук өйрәнәбез, шундук уйнарга да кирәк. Бу эшләрне бик кыска вакыт эчендә башкарабыз, кайсы көннәрдә миләр кайнап чыга, валлаһи! Авырлыгы да, аермасы да шунда. Әле көлкеле дә булырга тиеш. Аның мәзәген эзләп, бик күп вакыт үтә, кайчак уңышлырак алым табылып куя да, сценарий аягөсте үзгәртелә, эш барышында геройларның образларына яңа штрихлар өстәлә. Авыр, ләкин кызык эш. Халык монда үзен күрәчәк, дип уйлыйм. Без кешегә авыр хәлләрдән чыгуның җиңелрәк юлларын күрсәтергә тырышабыз. Заман болай да авыр, безгә халыкның күңелен күтәрү мөһим. Аннан комедия жанры бездә сукаланмаган кыр кебек бит ул. Бик сирәк төшерелә, кино сәнгатендә комедияләр юк диярлек. Чөнки катлаулы жанр. Кешене елатасы берни түгел, көлдерү бик авыр. Шуның өчен кырыкка төрләнәбез, еландай бөтереләбез.
Илфат Камалиев ситкомның тагын бер үзенчәлеген әйтте. Аныңча, һәр сериядә көлке аша, сиздермичә, нәсыйхәт бирү бар.
Без кинофатирда кунакта чакта Хәбибрахман бабай кияве һәм оныгы белән шәһәр уртасындагы күлгә ауга барырга җыена иде. Нәрсә булып беткәндер хәлләре, октябрьнең икенче яртысында күрербез, шәт.
12+
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat