Помидор чирли, дару бир!

Быелгы сезонда томатларны фитофторадан саклау вакыты үтеп бара инде. Шулай да әле яңа гына “Серле сандык” почтасына килгән үзенчәлекле эчтәлектәге бер хатны игътибардан читтә калдырмаска булдык. Чөнки томатны икенче елга да, алга таба да үстерәсе бар. Ә инде киңәш-табышны алданрак белеп, мыегыңа чорнап куюның һич тә зыяны юк. Иренмичә безгә хат язып салган Балык Бистә­сендә яшәүче пенсионер, һәвәскәр бакчачы Василий Игнатьевның помидорны фитофторадан саклау буенча киңәш-фикерләре мондыйрак.

Бакчачыларның күңеле аз көч куеп, күп уңыш алуны тели. Әле тагын “химия”не ничек тә азрак куллануны хуп күрә алар. Тик еш кына әнә шундый бик тә дөрес теләк юлына фитофтора дигән гөмбәчек авыруы килеп баса. Беренче чиратта, кем әйтмешли, үч­теки-үчте­ки итеп кенә үстерелүче помидор теплицасына ябырыла бит әле ул!

Фитофтора чыклы суык төн­нәр, пыскак яңгырлар ява башлагач аеруча котырына. Томатлар өчен иң авыр чор бу. Күп кенә бакчачылар гөмбәчек авыруына каршы аптекадан сатыла торган даруларны эшкә җигә. Әмма аларның бу кыланышы, минемчә, уйдырмадан ерак китми.

Беренче уйдырма
Мәсәлән, метронидазолны мин чебиләрне кокцидиоз авыруыннан дәвалау өчен сатып алам. Тиен-миен генә торган дару. Препаратның башка исем­нәре дә бар, аермасы – бәясендә генә. Менә шуны бакчачылар ни өчен­дер, фитофтораны да юкка чыгара, дип уйлый. Әмма метронидазол – гөмбәчеккә каршы авыру түгел, амеба кебек микроорганизмнарны гына юкка чыгара ул. Томатка аның өч тиенлек тә файдасы юк. Бакчада әлеге препарат белән мәшә­катьләнү – вакытны юкка уздыру гына.

Икенче уйдырма
“Яшел-зәңгәр” – бакчачы­лар­ның иң яраткан даруларыннан берсе. Томат өчен 10 л суга 50 мл “зеленка” салып сибүне киңәш итеп туя алмый алар. Әмма тән ти­ресендә җәрәхәтләнгән-тыр­нал­ган урыннарга препаратны су-фәлән кушмыйча гына сөр­түебез турында беркем дә уйланмый! Мамыкка мулдан тамызып, шуны җәрәхәткә басканда гына препарат “эшли” – микробларны (әмма гөмбәчек­ләрне түгел) үте­рә лә­баса. Шулай икән, помидор яф­рак­ларын да, берәм­текләп, яшел-зәңгәргә чылатылган мамык бе­лән “бизәп” чыгарга ки­рәк, дигән сүз түгелме соң бу?! Минем үзем­нең, мәсәлән, бер куакны гына шулай яшел тапларга буяп чыгарга түземлегем җитте. Ә бездә йөз куак үсеп утыра! Анда да тырышуым юкка гына булып чыкты – томат яфраклары “бизәнү”не ошатмыйча, куырылып килде. Ә суга кушкач, препарат тамчы да “эш­ләми”. Юкка мәшәкатьләнеп йөрү – бары шул гына.

Өченче уйдырма
Стрептоцид, фурациллин кулланырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Ләкин болары да – гөм­бә­чек­ләргә түгел, ә микробларга каршы дарулар. Әле тагын бакча­чыларның “сөекле” йоды бар, тик анысы да – бактерияләрне генә үтерә торган препарат. Шулай икән, нигә әле аларны гөмбәчек авыруына каршы кулланып азапланырга?

Дустым киңәше
Нәрсә эшләргә кала соң алайса? Шәхсән мин үзем кешеләр өчен терапевт язып биргәненнән түгел, ә агроном дустым киңәш иткән дарудан файдаланам. Триходерма препаратыннан (үсем­лек­ләр өчен махсус җитеште­рел­гәннәре бакчачылар кибетлә­рен­дә сатыла). Исеме куркыта торганрак, ямьсезрәк, әлбәттә. Әмма авыру түгел, ә гөм­бәчек ул. Начарларына (фитофтора) каршы көрәшүче әйбәт гөмбә­чек. Триходерма туфракка зыян салмый (чөнки туфрак составында да бар ул), кеше өчен дә зыянсыз, шул ук вакытта үсемлекләр өчен сихәте дә бик зур. Кыскасы, триходерма булган җирдә фитофторага урын юк.


Фикер өстәү