Кыяр һәм ташкабактан ясала торган 2 җиңел рецепт

Хуҗабикәләребезнең яшелчәне кышка маринадлап кую гадәте хәтта бүген – югары технологияләр үтеп кергән заманда да үзгәрешсез калып килә. Шулай булмыйни: гаиләңне бакчада үз кулларың белән үстергән “химиясез” яшелчәдән телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле һәм файдалы ризык белән тәэмин итү дигән сүз бит бу. Рецептларыгыз китабына түбәндә тәкъдим ителгәннәрен дә төртеп куегыз әле. Оттырмассыз, дип уйлыйбыз.

Яфракка төрелгән кыяр
3 литрлы банкага: берәр керән яфрагы, укроп таҗы, 3-5әр карлыган һәм чия яфрагы, 2-3 сарымсак теше кирәк.
Кыярның баш-башларын кисеп, һәркайсын, голубцы кебек, кәбестә яфрагына төрәбез дә стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Өстенә шытырдап торган кайнар су коеп, 20-30 минут тотабыз. Суын агызып, шул ук судан, 3 литрлы бер банкага 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы исәбеннән, маринад ясыйбыз. Һәр банкага 70әр мл күләмендә 9 процентлы аш серкәсе салабыз да маринадны кайнатып чыгарабыз. Кайнар маринадны кыярлар өстенә агызабыз. 15 минут су “мунчасы” керткәч, борып ябабыз. Болай эшләгәндә, кыярлар да, кәбестә яфраклары да бер үк дәрәҗәдә бик тәмле килеп чыга.

Ташкабактан – “теща” теле
1әр кило ташкабак, помидор, кишер, 4 сарымсак теше, бер татлы борыч, ярты әче чили борычы, 60ар мл үсемлек мае һәм аш серкәсе (9 процентлы), 60 г шикәр комы, ярты аш кашыгы тоз кирәк.
Ташкабакны (яшь булса – кабыгын чистарт­мыйча, эчен алмыйча гына) юып, озынча итеп юка гына телемнәргә, татлы борычны токмачлап турыйбыз, кишерне эре угыч аша уабыз. Яшелчәләрне кәстрүлгә тутырып, чили борычын (эре кисәкләргә турап) һәм сарымсак
(изеп) өстибез. Май, тоз һәм шикәр комы салып, салатны болгатабыз да 30-40 минут тотабыз. Помидорларны блендерда изеп, килеп чыккан боламыкны яшелчәләр өстенә агызабыз һәм салмак кына утка пешерергә куябыз. 35-40 минут чамасы пешкәч, аш серкәсе өстәп, салатны яхшылап болгатабыз. Кайнап чыккач, уттан алабыз. Ташкабак телемнәре йомшак кына булып пешә, әмма формасын югалтмый. Шулай итеп, матур һәм тәмле ризык килеп чыга. Хәзер инде салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән борып ябарга һәм, астын-өскә әйләндереп, җылы плед белән төреп куярга гына кала.


Фикер өстәү