Кайсы очракта баланы үзең белән ияртергә һәм кайчан аны өйдә калдыру хәерле (КИҢӘШ)

Балаларыгызны тыя алмасагыз, өегездә генә утырыгыз! Берничә көн элек Чаллыда яшәүче бер туташ социаль челтәр аша ата-аналарга әнә шундый кисәтү ясады. Ул балаларны кинотеатрларга кертүне тыярга тәкъдим итә. Баксаң, “Король лев” фильмын карарга барган җиреннән залда шаулашып, уйнап, кино караучыларга комачаулап йөргән балаларга җен ачуы чыгып кайткан икән аның.

“Кино карауда гаме булмаган, сеанс дәвамында кычкырып, бас­кыч буйлап йөгереп йөргән баланы нәрсәгә дип үзегез белән ияр­тәсез? Балаларыгызны тыя алмасагыз, өегездә генә утырыгыз!” – дип язып куйган ул социаль чел­тәрдәге битендә. Аның бу сүзләре интернетта утыручылар арасында шактый шау-шу уятты. Күпләр туташның фикерен куәтләп, бүген балалар­ның, кирәксә-кирәкмәсә дә, ата-анага ияреп йөрүеннән зарланган. Кызга: “Янәшәңдәге кешеләргә чыдый алмасаң, үзең утыр өеңдә!” – дип җавап язучылар да булган.

Кем хаклы? Кайсы очракта баланы үзең белән ияртергә ярый да, кайчан аны өйдә генә калдыру хәерле? Психолог Людмила СНИТ­КО фикеренчә, туганнан бирле дөньяны танып белү белән мәш­гуль булган бала өлкәннәр яратып йөргән урыннарны да өйрәнергә тиеш. “Шуңа күрә бала, ата-анага ияреп, кино, театрларга, кунакка, туйларга да бара ала. Яңа туган сабые белән җаны теләгән теләсә кайсы урынга барган әниләрне беләм. Шулай да баланы җәмәгать урыннарына алып чыгар алдыннан аның ничә яшьтә булуын һәм бу чордагы ихтыяҗ­ларын да истә тотарга ки­рәк. Балалы сәфәрдән ата-ана да ка­нәгать калып, сабый да азапланмаслык булсын”, – ди белгеч.

1,5 яшькә кадәрге балалар һәрдаим әнигә мохтаҗ. Балада кызыксыну уятам дисәң, аның игътибарын әле бер, әле икенче әйбергә юнәлтеп, гел нәрсәдер сөйләп торырга кирәк. Шуңа күрә мондый нарасый белән җәмәгать урыннарына чыгу ата-анага да, янәшә­дәгеләргә дә кыенлык кына тудырачак.

1,5-2 яшьлек бала үзенә кызык тоелган әйбергә күп дигәндә ике минут дәвамында карап тора ала. Ул элеккечә үк даими рә­веш­тә әнисенең игътибарына мох­таҗ. Әмма яшь ярымга ка­дәрге са­быйлардан аермалы буларак, аны тәпи йөреп, дөньяны өйрә­неп булган урыннарга (музей, күргәзмә, кафе һ.б.) үзең белән ияртеп була инде.

3-4 яшьтә сабый үзен шушы җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоя башлый. Ул ярты сәгать буе әни­сенә тырнак ясаганнарын, әти­сенең чәч алдырганын да карап тора ала. Шуңа күрә бу баланы 30 минут эчендә әйләнеп чыгып булган урыннарга (кафе, матурлык салоны, музей) курыкмыйча алып барырга мөмкин.

4-5 яшьлек бала “ярый”, “ярамый” дигән төшенчәләрне аңына сеңдергән була. Җәмәгать урынында да нәрсә эшләргә яравын, ярамавын да анык күз алдына китерә. Алар бер сәгать буе нәр­сә белән булса да мавыга ала. Бу яшьтә балаларны күндереп, алар белән уртак фикергә дә килеп була. Балалар әти-әнигә ияреп йөрүне ниндидер яңа маҗара эзләү кебек кабул итә. Бу яшьтә инде сабыйны берәр көнгә эше­гезгә алып барып кайтсагыз да була. Ул әти-әнисенең кайда эш­ләве, ниләр белән шө­гыль­лә­нү­еннән дә хәбәрдар булырга тиеш бит.

Башка илләрдә ничек?

  • Кырык ел элек Швециядә балаларга физик җәза бирүне законлы рәвештә тыйганнар. Биредә балаларның җәмәгать урыннарында тавышланып йөрүенә, елавына игътибар итмиләр. Сабые көйсезләнгән ата-анага да шелтә белдерүче юк. Балалар белән бергә сәяхәткә чыгып китү, кибет, кафе ише урыннарга йөрү – биредә гадәти күренеш.
  • Франциядә җәмәгать урыннарында балага тавыш күтәреп кисәтү ясау – сирәк күренеш. Биредә ата-аналар баласын үзе барган һәр җиргә диярлек ияртеп йөри.
  • Италиядә артык актив балаларга кисәтү ясау аларның иреген чикләү кебек кабул ителә.
  • Төркиядә яшәүче балалар да җәмәгать урыннарында үзен курыкмыйча иркен тота ала. Әйтик, кафеда өстәл араларыннан чабып йөргән баланы әрлисе урынга янәшәдәгеләр, киресенчә, башыннан сөеп, берәр тәмлүшкә белән сыйлап та җибәрергә мөмкиннәр.
  • Япониядә биш яшькә кадәрге балага ни кыланса да рөхсәт ителә. Аннан соң исә ул катгый кысаларда тәрбияләнә башлый. Шуңа күрә биредә, мисал өчен, шул ук кинотеатрда чыр-чулап чабып йөргән шук баланы сирәк очратасың.

Фикер өстәү