Хуҗабикә белергә тиешле 4 файдалы киңәш

Гөмбә юу сере
Шампиньон гөмбәсен чисталыгы шик калдырмаслык итеп юу өчен ләгәнгә су тутырып, шуңа бер-ике кашык гадәти он салырга кирәк. Болгатып алгач, гөмбәләрне шушы суда юарга. Он шампиньондагы бөтен тузан-пычракны үзенә сеңдерә. Шуннан соң инде гөмбәләрне чиста суда чайкап алырга гына кала.

Май сеңдермәсен
Баклажан майны бик нык сең­дермәсен өчен, кыздырырга салганчы, 5 минут чамасы пешереп алырга кирәк.

Он хикмәтләре
Аны сатып алганчы, иң элек җитештерү датасына игътибар итегез: яңа гына тарттырылган он камыр ризыгы өчен бармый. Начар күперә, тәме дә искитәрлек булмый. Тегермәннән чыкканнан соң онга якынча бер ай чамасы “өлгерергә” кирәк.

Йомырка урынына
Суыткычта йомырка бетеп кит­сә, ит фаршына бераз гына гөм­бә яки баклажан өстәргә була.


Фикер өстәү