Җәлилдә – юбилей, Азнакайда ферма төзиләр. Президент районнарда булып кайтты

Сарманда – берьюлы ике юбилей. Җәлил бистәсенә – 55 һәм “Җәлилнефть” нефть-газ чыгару идарәсенә 60 “яшь” тулды. Татарстан Президенты, бу уңайдан районга сәфәр кылып, бистәдә яшәүчеләр һәм нефтьчеләрне кайнар котлады.

– Нефть сәнәгате – Татарстан икътисадының нигезе. Бу тармакта эшләүчеләр республика һәм илнең үсешенә зур өлеш кертә. “Җәлилнефть” – “Татнефть” компаниясенең әйдәп баручы идарәләреннән берсе. Биредә барлыгы 585 миллион тонна нефть чыгарылган инде. “Татнефть” бөтен нефтьнең 16 процентын биредә таба. Сез бик җаваплы һәм катлаулы эш башкарасыз, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә.

Тантанага кадәр Президент Җәлил бистәсендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 3 катлы 18 фатирлы торак йортта Мәрдановлар гаиләсендә кунак булды, бистәнең үзәк скверы белән танышты. Моннан тыш аның игътибарына бакыр рудникларында фәнни-агарту комплексын булдыру концепциясе тәкъдим ителде. Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова аңлатып үткәнчә, бу районда бакырны бик борынгы заманнарда чыгарганнар: рудник инде XVII – XVIII гасырларда пәйда булган. Әдәби әсәрләрдә ул “Бакыр базы” дип атала. Белгечләр фикеренчә, Сарман бакыр руднигы чын мәгънәсендә казылма чыгару эшенең ядкәре булып тора. Биредә музей оештыру күздә тотыла.

Әлбәттә инде, Рөстәм Миңнехановны районда уракның барышы да кызыксындырмыйча калмады. Ул Рантамак авылы янындагы көзге бодай кырында инвесторлар һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Биредә районда игелә торган бодай, арышның төрле сортлары, яшелчә күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнехановка ашлык җыюның барышы турында сөйләделәр. Тик, кызганыч, һава шартларының көйсез торуы сәбәпле, эшне тулы куәтенә алып барып булмый икән. Шул ук вакытта Президент районга сөтчелекне үстерүне җитди игътибар үзәгенә алу зарурилыгын белдерде. Сарман районы сөт җитештерү буенча артта бара, диде ул.

Президент кичә Азнакай районына да сәфәр кылды. Урып-җыю эшләренең барышы белән танышканнан соң, ул “Азнакай” агрофирмасында булды. Биредә 2 мең баш нәселле терлеккә исәпләнгән һәм тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерергә сәләтле яңа терлекчелек комплексына нигез салынды.


Фикер өстәү