Ике яшьлек кызының үлеме өчен әтисе штраф түләячәк

Удмуртиянең Можга районында ике яшьлек кыз үлеменнән соң, аның әтисенең саксызлык аркасында килеп чыккан үлемдә гаепле дип табалар. 28 яшьлек ир-ат 5 мең сум күләмендә штраф түләячәк, дип хәбәр итә Izhlife Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Баланың әтисе үз гаебен тулысынча таныды. Тикшерүче ир-атка суд штрафы рәвешендә җинаять-хокукый характердагы чара билгеләү турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать иткән», — диелә хәбәрдә.

Бу хәл 16 июльдә булган. Районның бер торак пунктында бала караусыз ишек алдында уйный. Кыз су тулы мичкәгә егылып батып үлгән.


Фикер өстәү