«Ромир» холдингы тикшеренүенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә: Россия гражданнары кибеттә уртача 546 сум акча калдыра.
Бу узган елның августыннан иң түбән күрсәткеч, дип билгеләп үтелә. Тикшеренүчеләр моны сезонлы фактор белән бәйле дип аныклый: җиләк-җимеш һәм яшелчәләр арзанайды.
Ерак Көнчыгыш федераль округында гына уртача чек арткан — 3,5% ка , һәм 650 сум тәшкил иткән.
Тикшеренүдә Россиянең 40 мең кешесе катнашкан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat