Якын көннәрдә кайбер регионнарда һава температурасы минус ике градуска кадәр төшәчәк.
«Бу бигрәк тә Архангельск өлкәсенең төньягына һәм Карелиянең көнчыгыш районнарына кагыла», — дип хәбәр итте Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина.
Синоптик сүзләренчә, илнең Европа өлешендә һава шартлары уңайрак булыр дип көтелә. Көндезге температура 22-26 градуска кадәр җитәргә мөмкин, ә төнге температура плюс 15тән дә түбәнрәк төшәргә тиеш түгел.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat