Рөстәм Миңнеханов Каспий буендагы газ һәм химия комплексында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Каспий диңгезе буендагы Кыянлы бистәсендә төзелгән полиэтилен һәм полипропилен җитештерү буенча Газ һәм химия комплексында булды. Предприятиенең куәте елына 5 миллиард кубометрга кадәр табигый газ эшкәртергә һәм шуның хисабына 13 төрдәге полимер җитештерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов Кыянлы бистәсендәге полиэтилен һәм полипропилен җитештерү буенча Газ һәм химия комплексында булды. Татарстан делегациясе өчен предприятие буенча кыскача экскурсия үткәрделәр һәм комплекс белән идарә итү пунктын күрсәттеләр», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Заманча газ һәм химия комплексы 2018 елда ачылган. Проект «Төрекмәнгаз» дәүләт концерны тарафыннан Көньяк Кореянең LG, Hyundai һәм Япониянең TOYO Engineering компанияләре белән берлектә гамәлгә ашырыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3,4 миллиард долларга якын тәшкил итә.

Кыянлы газ һәм химия комплексы елына 5 миллиард кубометр газ эшкәртүгә исәпләнгән. Аның куәте ел саен 381 мең тонна полиэтилен һәм 81 мең тонна пропилен эшләп чыгарырга, шулай ук 4,5 миллиард кубометр газ җитештерергә мөмкинлек бирә. Предприятие продукциясенә Төрекмәнстанның эчке базарында да, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191427/


Фикер өстәү