Ни өчен җиләк-җимеш, яшелчәләрдән битлек ясарга ярамый?

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ясалган битлекләр көтелгән нәтиҗәләргә китерми һәм алай гына да түгел, алар бит тиресе,сәламәтлек өчен бик куркыныч булырга  мөмкин. Бу хакта табиб-дерматолог, косметолог Әминә Бердова сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, яңа өлгергән кыяр, җиләк-җимеш, карбыз яки банан ярдәмендә җыерчыкларны бетереп, пигмент таплардан котылып һәм бит тиресен «тарттырып» булмый, аларны куллануның бердәнбер нәтиҗәсе-эпидермисның югары катламын бераз дымландыру гына булачак. Мондый битлекләр «эшләми», чөнки кешенең тән тиресе ят матдәләрне этәрә, һәм организмга чит әйберләрне кертми.

Моннан тыш, битлекләр аллергия китереп чыгарырга мөмкин, бигрәк тә тире коры яки сизгер булса. Шул ук вакытта бит тиресе нормаль булган очракта да аны ярсытырга мөмкин. Аерым әйткәндә бу кисәтү томатлы битлекләргә кагыла. Күпләр аны лифтинг эффекты һәм агарту эффектларына ия дип белә. Ә чынлыкта исә помидорларда тиренең өске катламын кызарта һәм яндыра торган кислота бар.

Өй битлекләрен проблемалы яки майлы тиреле кешеләргә куллану куркыныч, чөнки ул аеруча сизгерлеккә ия, ә бу төре битлекләр барыбер акнедан котылырга ярдәм итмәячәк. Акнаның барлыкка килү сәбәпләрен гормональ проблемалар һәм бит тиресен дөрес тәрбияләмәүдән эзләргә кирәк. Авыруның чын сәбәбен белгечләр генә билгеләргә тиеш.

Шулай ук өй битлекләрен гиперпигментация вакытында кулланырга киңәш ителми, чөнки алар проблеманы хәл итми. Моның урынына белгечкә косметологик процедуралар һәм биопрепаратларны кабул итү белән бергә, пигмент тапларын яктырту өстендә эшләргә киңәш итә.

Моннан тыш, косметолог сыйфаты түбән булу сәбәпле, яшелчә һәм җиләк-җимештән битлек ясамаска өнди.


Фикер өстәү