Авыл барысын да хәтерли

Бу авыл бетте инде, дип әйтергә ашыгырга ярамый икән. Сүрелә барган саланы җанландыру өчен, кайвакыт бер кешенең җиң сызганып эшкә керешүе җитә. Бик күп шәхесләрне биргән җирлек дип әйтергә яратсак та, шул шәхесләрнең кайберләре генә туган җирләренә ярдәм итәргә әзер. Яшел Үзән районы Бузай авылында андый кеше бар.

Чыннан да, авылны ничек яшәтергә соң? Соңгы елларда бу иң борчыган сорауларның берсенә әйләнде. “Татарстанда юкка чыккан торак пунктлары” белешмәлеге мәгълүматларына караганда, 1990–2013 елларда гына да Россиядә 23 мең торак пункт юкка чыккан. 20 меңләбе – авыллар. Шуларның унысы Яшел Үзән районына карый. Галимнәр юкка чыгуны этаплап өйрәнгән. Башта картадан перспективасыз авыллар сөртелсә, соңгы елларда бай тарихлы, борынгы авыллар да сүнә башлаган, диелә белешмәлектә.

Без Корбан гаетен каршылаган Бузай авылы да – борынгы авылларның берсе. Хәзер дүрт дистәләп кенә йорты калган сала искиткеч табигате белән сокландыра. Ике генә урам, уртада – махсус проект белән салынган күркәм мәчет, мәчет артында түгәрәк күл җәйрәп ята. Ике чакрымлап юл үтсәң, Зөя елгасына барып чыгасың. Нигездә өлкән кешеләр яшәп калган җирлек димәссең, урамнарны чүп үлән, йорт биеклеге шайтан таяклары басмаган, авыл башындагы зират та тәртиптә, урамнарга чүп җыю контейнерлары урнаштырылган.

Бузай турында беренче мәгълүматлар XVIII гасырның беренче яртысында теркәлгән. Тарихи документларда, биредә беренче мәчет 1859 елда торгызыла, дип язылган. Халык нигездә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Авылның сүрелә баруын берничә сан белән расларга була. 1908 елда биредә меңгә якын кеше яшәгән, 1938 елда – 467, 1970тә – 198, 1989 елда 110 кешегә калган. Хәзер ул кадәр дә кеше юк инде. Димәк, күпмедер вакыттан Бузай да юкка чыгар иде. Әгәр юл салынмаса, халык рухын күтәрә торган эшләр эшләнмәсә. Хәер, бу хакта авыл халкы үзе сөйләсен әле.

…Авыл башында ир-атлар тәкбир әйтеп мәчеткә кузгалырга җыена. Капка төпләрендә – озатып калырга чыккан ак яулыклы апалар, әбиләр. Араларында гомер буе фельдшер булып эшләгән 81 яшьлек Гөлсем Мөхәммәтҗанова да бар. Бик күпләрнең кендек әбисе булган терекөмештәй тере бу апа Бузай язмышы турында  менә ниләр сөйләде:

– Бабайлар, бу авылга иң беренче Бузай исемле кеше килеп утырган, дип сөйли иде. Бик борынгы авыл бу. Зиратта 1810 елга караган кабер ташлары да бар. Хәзер авылда яшьләр юк инде. Нибары ике бала бар, алар  мәктәпкә күрше авылга йөреп укый. Автобус килеп ала, китереп куя үзләрен. Менә шушы ике балага карап та, шөкер, бетмибез бит әле, дип дога кылабыз, кызым. Бала – өмет ул, ничек карасаң да. Дөрес, бүген ике урамга 40 тирәсе хуҗалык калды. Нигездә өлкән буын яши. Кайчан гына картлык көнебездә сазга батып, дөньядан аерылырбыз икән дип курка идек, рәхәткә чыктык бит әле. 2000 нче еллар башында да юлыбыз да, мәчетебез дә юк иде югыйсә. Тамырлары шушы авылдан булган Рөстәм Мәһдиев ярдәм итте безгә. Бик гыйлемле нәсел баласы. Аның эшне әүвәл зиратны тәртипкә китерүдән башлавы өчен дә рәхмәт. Аннары мәчет салдырды, Өтәш авыл җирлегеннән алып шушы мәчеткә кадәр юл салуда ярдәм итте. Юлсызлык гомер-гомергә үзәккә үткән иде инде. Үзем 37 ел фельдшер булып эшләдем. Кыш димәдек, көз димәдек, гел хәрәкәттә, юлда булдык. Юлсызлыкның нинди газап икәнен үз җилкәбездә күп татыдык инде…

Тугызынчы дистәсен ваклаган Илдар Мөхәммәтҗанов исә, халыкның рухын күтәрү өчен бер гамәл җитә, дигән фикердә:

– Совет чорында алдынгы колхоз иде ул. Аннан “Кызыл Шәрык” килде. Шул вакытларда авылга Рөстәм кайтып төште. Төп йортлары булган урынны карады, халык белән аралашты. Озак та үтми, зиратны чистарту, койма тоту эшләре башланды. Шушы бер кечкенә генә эше дә халыкны рухландырырга җитәр иде, әмма ул авыл уртасындагы элекке мәчетне дә яңадан корырга булды. Мин моны күз яшьләрсез сөйли дә алмыйм инде, кызым… Бу мәчетнең тарихы аянычлы аның. Совет заманында манарасы киселде. Үзебезнең авыл кешеләре үк башкарды шушы эшне һәм нәселләренә бик зур авырлык китерде. Аннан Аллаһ йортыннан клуб ясадылар. Ул клуб, яшьләр калмагач, эшләми дә иде инде, ниһаять, менә мәчет эшли башлады. Өлкән буын бар да дин нигезләрен өйрәнде, мәчетең була торып, ничек рухыңны тазартмыйсың ди?! Мулланы да барыбыз бергә киңәшләшеп сайладык. Бу вазифага Казан югары уку йортларының берсендә мөгаллим булган, бик укымышлы, зыялы Мәсхүт абый Сабитовны билгеләдек. Ул да картайды… Хәзер күрше авыл мулласы килеп, җомга намазлары укыта.

Халык телендә меценат, “Татарстан Республикасы фарммедполис” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Рөстәм Мәһдиев нәселе турында кызыклы вакыйгалар да йөри. Шуларның берсен Наҗия Шәйдуллина:

– Бабасы Әгъзаметдин хәрби кеше булган, авылга ауга кайткан дип сөйләгәннәре хәтердә калган. Шушы Әгъзаметдин качкын Шәкүр каракны эләктергән икән дип тә сөйлиләр иде. Без – бу авылга кайтып төпләнгән гаилә. Тумышым белән мин – Яшел Үзәннең Айдар авылыннан. Без шушы Мәһдиевләрнең бабалары нигезенең бер өлешен алганлыгыбызны соңрак кына белдек. Төп өлешенә лаеклы ялга чыккач, Сургуттан бирегә кайткан авылдашыбыз төпләнде.

Сания апа Исмәгыйлева – Мәһдиевләр нәселе вәкиле:

– Шушы авылдан чыккан кешеләрдән яңадан бирегә кайтып төпләнүче – без генә әле. Ә инде башка авыллардан килүчеләр, шәһәрдән кайтып йорт салучылар байтак. Мәсәлән, Казаннан атаклы табиб Яхиннар гаиләсе кайтты. Бөтен нәрсәне юл хәл итә. Юл булгач, кайтырга теләүчеләр шактый. Авыл халкы Өтәш авылыннан соң башланган 3 чакрым юлны моңа чаклы шулкадәр газаплар белән үтә иде. Шуңа күрә Рөстәмгә рәхмәтнең чиге юк. Авылда совет чорында динне саклап калган нәсел бу. Мәһдиевләр нәселенең 1800 елгы, 1902, 1903 елгы басмалары миндә мирас буларак саклана. Болар – Коръән китаплары, пәйгамбәрләр тарихы, аерым догалар. Үзем диндә, кызым да шул юлда булгач, өлкән буын вәкилләре, синдә сакланыр, дип тапшырдылар. Иң кадерле ядкәрләр инде болар.

Мәчетне ачылганнан бирле Илдар Гыймадиев карап тота. Аның әйтүенчә, дин авылда иң авыр елларда да сүрелмәгән:

– 1937 елны мәчетнең манарасы киселсә дә, халык диннән бизмәде. Әби дә, әни дә кемнәрнең йортларында яшерен рәвештә гает намазлары укыганны сөйлиләр иде. 2005 елга кадәр гаетләрне без йортларда укыдык.

Мәчет ачылганнан бирле, авылны тергезгән Рөстәм Мәһдиев, ел саен Корбан гаетенә унбишләп сарык чалдыра. Бузайлыларга да, тирә-як авыл халкына да тараталар күчтәнәчне. Ун көн ураза тотканнан соң, корбан ашыннан авыз итәбез, ди Наҗия апа. Күпләр гаеткә кадәр уразада булган икән. Ихлас, табигатьтән аерылмаган халык яши биредә. Шуңа күрә тагын да калкынып китсен Бузай, дип теләк теләдек без дә. Халык гыйбрәтләрен тыңлагач, авыл начарлык кылучыны да, игелек эшләүчене дә хәтерли, дип күңелгә салып куйдык. Халык хәтере кыска, димә…

Гөлинә Гыймадова

Фото: Денис Бунтуков


Фикер өстәү