Россиядә урман янгыннары мәйданы берничә атна эчендә беренче тапкыр кими башлады

Узган тәүлектә янгыннар 6% ка кимегән һәм хәзер алар 266 мең 400 гектар тәшкил итә, дип яза РИА Новости.

Бүгенге көнгә Россиядә 202 урман янгыны теркәлгән. «Greenpeace» Россия бүлегенең урман бүлеге җитәкчесе Алексей Ярошенко, Себердә урман янгыннарының куркыныч вакыты инде узган дип хәбәр итә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган тәүлектә илдә 49 янгынны сүндергәннәр.

Күптән түгел Себердә янгын сүндерүчеләрнең ничә сум хезмәт хакы алуларын хәбәр иткән идек.


Фикер өстәү