Татарстанда 4,5 млн сумга бер клубны төзекләндерәләр

«Стройком Плюс» җәмгыяте оешмасы Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы мәдәният йортын капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнә. Клуб төзелешенә 4,5 млн сум акча каралган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Республика программасы кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерүче мәдәният учагы тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмый аның.

— Әле ике ай элек кенә эшкә керешкән идек, финишка якынлашканны сизми дә калганбыз, — ди оешманың мастер-прорабы Заһир Ризагетдинов. – Шактый зур мәйданны алып торган бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды. Алга таба су, канализация торбаларын яңабаштан уздырып, санитар бүлмәгә плитә ябыштырасы, буяу эшләрен төгәллисе, ишекләр куясы, керү юлына брусчатка җәясе бар.

Бүгенге көндә оешма көче белән Туембашта 4 млн сумлык, Янил мәдәният йортында 12 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара. Поч.Сутер авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астына кертелә. Шулай ук биредә ашханәгә дә капиталь ремонт ясала. Төзекләндерү 15 миллион сумга төшә.

 


Фикер өстәү