Күп бала тапсаң рәхәт яшисеңме?

“Күп бала тапсаң, рәхәт яшәрсең!” Әнә шул исемдәге проект  Россия Президенты грантына лаек булган. Проект җитәкчесе, биш бала әнисе Анна Прохорова, хатын-кызларны үз артыннан ияртмәкче.

– Татарстанда бала тапкан кешеләргә игътибар көннән-көн арта. Элеккеге вакытлар белән чагыштырып булмый инде. Минем әбинеке 11 булган әле. Тапкан бит. Ә хәзер мөмкинлекләр җитәрлек: бакчалар төзелә, мәктәпләр сафка баса. Торак алыр өчен дә ярдәм бар. Шуңа күрә халыкны күп бала табарга өндәргә кирәк, – ди Анна Прохорова. – Беренче һәм икенче балаларымны тапканда, мин дә башкалар кебек идем. Арыдым, талчыктым. Йөклелек вакытында һәм бала үстергәндә, үземне ничек тотарга кирәклеген дә белми идем. Күп укырга туры килде. Белем дә, тәҗрибә дә өстәдем.

“Күп бала тапсаң, рәхәт яшәрсең!” проектында акушер-гинекологлар йөклелекне җиңел уздырырга, диетолог дөрес тукланырга өйрәтә. Анна үзе исә йога серләре белән уртаклаша. Файдасын үз тәҗрибәсе аша тапкан. Әлеге курслар елга дүрт мәртәбә уздырыла. Ике көн дәвамында булачак әниләргә файдалы киңәшләр бирәләр. Киләсе курс 17, 18 август көннәрендә узачак.  Бер төркемгә 60 кешене алалар. Алар, проектка эләгү өчен, башта сайтка кереп теркәлергә тиеш. Шартлар гади: иң мөһиме – хатын-кыз бәби көтәргә тиеш.

— Кайберәүләр үзләренең организмы турында белми. Шуның аркасында бәби тапкан вакытны авыр кичерәбез. Шуңа да безнең курсларга беренче бәбисен табучылар күбрәк йөри. Икенчесен алып кайтырга җыенучылар, ник алдан белмәдек икән, дип уфтана. Әле менә соңгы курста алтынчы баласын табарга җыенучы ханым да бар иде, – ди Анна ханым.

Баланы үстерергә дә ярдәм бар ди Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова.

–  “Демография” илкүләм проекты нигезендә, күп балалы гаиләләр өчен шактый гына социаль ярдәм күрсәтелә. Татарстан Президенты указы белән дару өчен сертификат, бакчага йөрүчеләрне түләүдән азат итү кебек ярдәм бирелә. Бала алып кайтырга теләгән гаилә башлыгының яхшы эш урыны, хезмәт хакы да булу кирәк. Сүз дә юк, кемдер алты баланы да үстерә ала, кемгәдер бу авыр булырга мөмкин. Әмма Татарстанда бала табучылар дәүләт ярдәмен тоя, – ди ул. – Республикада төрле проектлар эшли. Безгә һәрвакыт төрле инициатива күрсәтеп, мөрәҗәгать итәләр. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча укыту курслары, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар үстерүче һәм күп балалы гаиләләр өчен интернетта аралашу киңлекләре ачабыз. Бала табучылар өчен бу проект бик тә әһәмиятле. Сәламәт икәнсең, баланы табарга беркайчан да соң түгел.

 

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү