Яшьләрне каладан салага кайтарып булмый! Авыл хуҗалыгында еш яңгыраган сүзләр бу. Хуҗалык җитәкчеләре ничек тә яшь белгечне үзенә эләктереп калырга тырыша. Авылга кайтучылар өчен дәүләт тә үз ярдәмен күрсәтә. Төрле шартлар тудырыла, торак мәсьәләсен дә хәл итәләр. Юк, дисәк тә, авылга, җир эшенә кайтучылар бар әле.
Тәтеш районының Кече Әтрәч авылындагы “Нур” агрофирмасында комбайнчы булып эшләүче Самат Нургалиевны берни белән дә кызыктырмаганнар. Ул авылга күңеле кушканча, йөрәген тыңлап кайткан.
Саматның әтисе Радик Кече Әтрәчтә хуҗалык рәисе була. Казаннан йөреп эшли башлый.
– Бу вакытта без Казанда яши идек. Әти авылга кайтып китте. 7 ел буе Казан – Тәтеш арасын таптады. 2012 елда гаиләбез белән Тәтешкә күчендек, – дип сөйли Самат. – Мин элек тә үземне гел авыл малае дип саный идем. Дәү әти белән дәү әни янына ял саен кайттык. Каникуллар биредә уза иде. Безнең әтиләр җиде туган. Барысының да балалары шушы авылда үсте. Кечкенәдән эштән курыкмаска өйрәндем. Җәйге каникулда көтү дә көтә идем, амбарга кайткан икмәкне исәпләп торучы да булдым. Техниканы үз иттем. Йөртеп карамаган нәрсә калмады. Баштарак комбайнчы ярдәмчесе булсам, соңрак үзем рульгә утырдым.
Самат узган ел комбайнда эшләп Татарстан авыл хуҗалыгы грантын ота. Иң яхшы 15 яшь комбайнчы исемлегенә эләгә.
– Мин Казан дәүләт аграр университетында икътисадчыга укыйм. Быел 4 нче курска барам. Басуда эш бетмичә укырга килеп булмый. Әмма деканыбыз да, төркемдәшләрем дә хәлне аңлый. Артка калсам да, иптәшләремне куып тотарга тырышам. Киләчәктә теләгем – авылга кайту. Анда китсәм, кызлар кайтмас дисезме? Кайта торганын табарбыз. Мин бары тик туган якта гына күңелемә рәхәт табам, – ди ул. – Быел күңелемдә ике уй әле. Мин җырларга яратам. Сәхнәгә дә чыгасы килә. Җырчылар күп дисәләр дә, анда Салават бар, Фирдүс бар, Самат юк. Басуда да Самат юк. Аптыраган инде. Авылны да ташлыйсым килми. Әллә инде арыш басуларында кычкырып җырлап йөрисе. Әмма ни дисәләр дә, барыбер авыл якынрак миңа. Җитмәсә, агрофирма җитәкчесе – әтием. Мин аңа ярдәм итәргә тиеш! Башкача булмый да.
Бу көннәрдәге яңгырлар басуда эшне тоткарлап торуы да уңышны җыеп алырга ирек бирми. Тәтештә шул ук хәл икән.
– Басуга чыгабыз гына, яңгыр килә дә ишеп явып китә. Әле ярый көзге бодайны суктырып калып булды. Әмма эшләр күп әле. Кояш чыкканын көтәбез. 2017 елда да шушындый яңгырлар иде. Шөкер, ул чакта ашлыкны җыеп алыдык, – дип искә ала Самат. – Авылны яратырга беркайда да өйрәтмиләр. Җирне, туган якны ярату тәрбияңдә, аңыңда булырга тиеш. Мин исә, үземә дөрес юл күрсәткән дәү әти, дәү әнигә, әти-әниләремә чиксез рәхмәтле!
Гөлгенә Шиһапова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Талантлы журналист Голгенэ Шигапова тарафыннан язылган бу мэкалэне укыгач , туган ягым — Тэтеш районы Кече Этрэч авылына кайтып килгэндэй булдым. Минем дэ балачагым хэм яшьлек елларым шушы авылда утте. Безнен авылда Нургалиевлар нэселе — дэрэжэле нэсел . Самат та шушы нэселнен дэвамчысы . Ул бик булдыклы егет шул — коеп куйган этисе !!! «Алма алмагачтан ерак тэгэрэми «» дигэн мэкаль нэкь аларга туры килеп тора. Саматка хыялларын тормышка ашырырга язсын , ана унышлар телик. Самат кебек яшьлэр кубрэк булсын иде. Молодец син , Самат!!!
Җиде бертуган Нургалиевларның берсе — Ландыш белән бергә укыдык. Шундый ук тырыш, ачык йөзле, тәмле телле, кешелекле. Затлы, дәрәҗәле нәсел дәвамчылары икәнлекләре гамәлләреннән күренеп тора.
Язма авторына, язма героена да Алланың рәхмәте яусын. Радик, Самат кебекләр булганда авыллар яшәр…