Авылга кайткан яшь белгечкә ни тиеш?
- Белгечнең укып бетергәч тә бер ел булганчы эшкә урнашуы кирәк;
- белгечнең дәүләт аккредитацияcе булган уку йортында белем алуы шарт;
- яшь белгеч статусы хезмәт кенәгәсе ачылганнан өч ел буе саклана.
Ул түбәндәге түләүләргә өметләнә ала:
- Авылга кайткан өчен бер тапкыр түләнелә торган түләү (единовременная выплата). Аны төрле һөнәр ияләре төрлечә ала. Әйтик, тәрбиячеләр һәм укытучыларга бу акча өч ел буе хезмәт хакларына өстәмә итеп түләнә;
- 2012 елдан авылга кайтучыларга подъемный акчалары да бирелә;
- яшь белгечкә бирелгән акчадан салым тотылмаска тиеш;
- салага кайткан һөнәр ияләренең торак мәсьәләсе ягыннан да якланган. Социаль ипотекага чиратка басарга да мөмкин, йорт салырга теләүчеләргә дәүләт субсидия бирә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat