1 сентябрь бәйрәме 2 сентябрьгә күчерме?

Татарстанның  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә (ул быел якшәмбегә туры килә) үткәрергә киңәш иткән.  

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, ә без шундый киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика күләмендә Белем көне булырга тиеш дип саныйбыз, коллегаларыбызга да шул хакта әйттек. Монда теләк бер генә – ата-аналар һәм балалар, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү», — диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 1 сентябрьдә эшләячәк укытучыларга ял бирәчәкләр.

«1 сентябрь — бәйрәм көн. Ул беренче сыйныфлар, шулай ук гомуми мәктәпкә күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен аеруча зур бәйрәм. Шунлыктан балаларны бу бәйрәмне әти-әниләре белән бергәләп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми», — дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры.

Сүз уңаеннан, быел “мәктәп җыелмасының” бәясе 2% ка артуы турында хәбәр иткән идек.

 


Фикер өстәү