4 көнлек эш атнасы нәрсәсе белән начар?

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов , россиялеләрнең дүрт көнлек эш атнасына күчерүне җентекләп өйрәнергә, яхшы һәм начар якларын билгеләргә чакырган. 

8 августта, Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе (ФНПР) биш көн эшләүне кыскарту буенча тәкъдимнәрен РФ Хезмәт министрлыгына юллаган иде.

«Эш атнасын кыскарту төгәл, ягъни гел бер үк төрле хезмәт хакы алучылар өчен генә яхшы. Ә хезмәт хакы сәгатьләр саны, һәм башка әйберләр белән бәйле икән — акчалары азрак булачак», — дип сөйләгән «Известия»  газетасы хәбәрчесенә, Ярослав Нилов.

Депутат, тулаем алганда, тәкъдимне хуплаган, тик шул ук вакытта кече һәм урта бизнеска эш атнасының биш көнлектән дүрткә күчүеннән куркыныч янавын аңлаткан.

«Әгәр хезмәт җитештерүчәнлеге кимеп, хезмәт хакы элеккегечә калса, бу бизнесның табышсызлыгына китерәчәк. Ә без кече һәм урта бизнесның юкка чыгуын, оешмаларга зыян килүенә юл куя алмыйбыз. Бу салымнарга да, товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүгә дә бәйле», — ди Ярослав Нилов.

Аның фикеренчә, киләчәктә хезмәт хакын саклап калып, эш сәгатьләрен киметү яңа технологияләр, инфраструктура чишелешләре һәм ясалма интеллект системалары үсешенә китерәчәк.

Июнь аенда кыскартылган эш атнасы идеясен Россия премьер-министры Дмитрий Медведев 108 нче Халыкара хезмәт конференциясендә игълан итте, дип искәртте Нилов.


Фикер өстәү