Россия Президенты Владимир Путин Казанның Киров районы судына яңа җитәкче билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Моңа кадәр ТР Югары суды хөкемдары булган Олег Соколов Киров районы судының яңа рәисе булды.
Документ нигезендә, ул әлеге вазифаны 6 ел башкарачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat