- Әче эремчеккә шулкадәр үк яңа савылган сөт кушып, 1 сәгать тотарга һәм марля җәелгән дуршлагта саркытырга. Аннан марлясы белән элеп куярга. Эремчек яңа ясалгандай тәмле булачак.
- Каткан сырны берникадәр вакытка сөткә салып йомшартырга була.
- Туңган йомырканы салкын тозлы суга салып җебетергә мөмкин.
- Йомырка агы кушылган кәтлит коры була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat