Беренче сентябрьдә ял итмибез, укыйбыз!

Быел Белем көне якшәмбегә туры килгәч, мәктәпләрдә бәйрәм тантаналары үтәчәкме? Баласы укырга җыенган һәрбер әти-әнине кызыксындыра бу сорау. Берәүләр ялга өметләнсә, икенчеләр, совет заманыннан  килүче гореф-гадәтне  бозарга ярамый, дип кырт кисә. Быел  да бәйрәмне кичектерергә җыенмыйлар.

– Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы  мәктәпләргә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим кертә. Без шундый киңәш бирдек, карарны  һәр белем оешмасы үзе кабул итә. Хезмәттәшләребезгә, 1 сентябрьдә һәр уку йортында да Белем көне узарга тиеш,  дип җиткердек. Август киңәшмәсенең соңгы утырышында тагын бер кат  мәгариф бүлеге башлыклары, директорлары белән сөйләшәчәкбез, алар моны хуплар дип уйлыйм. Ял көне булгач, әти-әниләр бәйрәм чарасына балалары белән бергәләп килә ала,  – диде мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “ВТ” хәбәрчесенә.

Министр фикеренчә, 1 сентябрь – барчабыз өчен дә зур бәйрәм. Ул аеруча 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары өчен кадерле. Шуңа күрә укучыларны  әти-әниләре  белән бәйрәмгә бергәләп килүдән мәхрүм итәргә ярамый.

Бу көнне республикада төзекләндерелгән яки яңа төзелгән 300дән артык мәктәп, бакча ачылачак. Чиста, якты уку бүлмәләре үзе үк  бәйрәм кәефе тудыра түгелме? Шул ук вакытта әти-әниләр арасында, нигә мине ял көнне мәктәпкә  барырга мәҗбүр итәсез, диючеләр дә табылмый калмас.

  • Минемчә, андыйлар үз балалары турында уйламый. Ял көнне эшкә ашыгырга кирәкми.  Әти-әниләр балалары белән мәктәпкә барып, ел буена укырлык көч бирә ала. Үзләренең мәктәп елларын искә төшерү дә бала күңелендә бер хатирә булып калачак. 1 сентябрь көнне җиңел дәресләр генә керә, төп дәресләр икенче көнне башланачак. Бу –  дөрес алым, – ди Рафис Тимерханович.

Укытучылар да, ял көнне эшләтәләр  дип үпкәләмәс, шәт. Белем көне ялга туры килгән өчен  өстәмә ял бирмәкчеләр. Моны мәктәпләр үзләре хәл итә.

Бу хакта Татарстанның  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та үз фикерен җиткергән иде. 


Фикер өстәү