Яратып яшәүгә ни җитә!

Бу сүзләрне 85 яшен тутырган Наил абый Зиннәтуллин әйтә. “ВТ” редакциясенә атнага бер булса да кереп чыга ул. Күп еллар үзе дә язмалар әзерләгән. Хәзер инде лаеклы ялда, хәләле Юлия ханым белән бәхетле картлык кичерә.

– Мин – сугыш чоры баласы. Әтиебез гомере буена урман хуҗалыгында эшләде. Ул вакытта фронт өчен  кирәкле мылтык сапларын, чаңгыларны агачтан ясыйлар иде.  Әтием Свердловск шәһәрендәге хәрби заводта да эшләп алды, – дип искә ала Наил абый. – Унҗиде яшендә абыебыз да сугышка  китеп барды. Тылда калучыларга да кыен иде. Ашау яклары такырланды, ипи сирәк кенә эләкте. Безне ач үлемнән кипкән үлән коткарды.

Наилнең абыйсы сугыштан исән-сау кайта. Әмма ике аягы да яраланган була. Гаиләдә алар 11әү була. Наил абыйның өч пар игезәк туганнары,  тугач та,   озак яши алмыйлар, бакыйлыкка күчәләр.  Үзе  гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә.

– Без хәзер Мөнәвәрә сеңлем белән икәү генә калдык. Озак яшәүнең серен нидә дип әйтергә дә белмим. Гомер буе төрле  эшләр башкардык. Вертолет заводында чыгучы “Хезмәт даны” газетасында мөхәррир булып эшләдем. Аннан соң заводта  партия секретаре  итеп сайладылар. Ул чактагы “Социалистик Татарстан” газетасының мөхәррире Шәмси Хамматов мине махсус хәбәрче итеп эшкә дә алды. Соңрак Дәүләт иминлеге комитетына чакырдылар. Күп урыннарда хезмәт куярга туры килде. Дәүләт архивыннан лаеклы ялга чыктым, – дип искә ала Наил абый.

Кая гына эшләсә дә, тыныч булуы, кушканны үтәве аркасында аны җитәкчеләр бик ярата. Әмма үзе эшендә ирешкән һәр уңышында хатыны Юлиянең өлеше бар дип саный.

Наил абый үзенең насыйп ярын студент чакта очрата.

— Тулай торакларга кызлар күзләргә йөри идек. Бервакыт  шулай медицина институтына танцыга бардык.  Шунда насыйп ярымны күрдем дә инде. Күңел шундук әллә нишләп китте. Үземнеке буласын сизендем.  Ялгышмаганмын – инде бергә 60 ел яшибез, – ди ул. – Хатыным бик уңган, пөхтә, тәртип ярата торган булып чыкты. Аның белән кычкырышу түгел, үпкәләшкән дә юк безнең. Бер-беребезне аңлап яшәдек. Ул әйткәндә,  мин дәшмәдем, мин сөйләгәндә,  ул сабыр итә белде.  Наилем дип кенә тора. Ике бала үстердек. Тормышларына бер дә тыкшынмадык,  сүз әйтмәдек.  Алар бездән үрнәк алды. Хәзер инде оныклар рәхәтен күрәбез. Бик хөрмәт итәләр үзебезне. Иң зур бәхет – кирәклегеңне тою, яратып яшәү.

 

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү