Картаюны белми ул

Моннан биш ел элек Әгерҗе районының  Уразай авылында  яшәүче  Маһинур апа Нигъмәтуллинаның сәхнәдә чыгыш ясаганын күреп шаккаткан идем. Җыры да нинди бит әле  – “Олы юлның тузаны”. Күңелнең бар кылларын тибрәтердәй итеп башкарды ул җырны. Күргәннәре-кичергәннәре шундый  моң өстәгәндер аңа. Аны гел хәрәкәттә күрәсең: әле бакчада, әле урман буенда, әле кибеткә бара, хәтта якын-тирә авылларда үткәрелүче мәдәни һәм дини чараларда да… Ә бит аңа 97 яшь тулды.

Гел “5ле”гә  генә укыган Маһинур. Казанда медицина курсларын уңышлы тәмамлап,  кулына шәфкать туташы белгечлеге дипломы алгач, сугыш башланганын ишетә. Шундук хәрби комиссариатка барып, үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорап, гариза яза. Хәрби әзерлек үтеп, хәрби ант кабул иткәч, фронтка түгел, ә Казанга,  эвакуацияләнгән госпитальгә эшкә җибәрәләр 19 яшьлек кызны. Ул эшләгән хирургия бүлегенә алгы сызыктан яралы солдатларны бик күп китерәләр. Тәүлекләр буе йокы, ял күрми эшләгән чаклары күп була. Баһадирдай ир-егетләрне еш кына беренче каттан бишенче каттагы рентгенга алып менәләр. Ничек күтәрә алдык икән дип аптырыйм хәзер, ди ул. Яралыларның гомерен саклап калу өчен 10 тапкыр донор да була әле ул. Сугыштан соң язмыш җилләре аны янә туган якларына кайтара. Нинди генә эшләр башкармый ул: шәфкать туташы да була, сатучы, аш-су остасы, фермада терлекләр дә карый. “Аның кебек көчле рухлы, нык ихтыярлы, тәвәккәл, тырыш, тормышны яратучылар сирәк”,  – дип сокланалар  авылдашлары. Сокланмаслык та түгел шул:  якындагы урманга җәяү генә барып каен җиләге җыеп кайта әле ул. Быел оныгы Лизирә белән Красный бор тауларына җир җиләгенә йөри.  “Җиләк җыю – күзләргә массаж”, – ди.

– Язмыш миңа бит бик бәхетле картлык бирде. Ике алтын канатым – Гөлнурым белән Гафиятуллам гаиләләрендә күтәреп кенә йөртмиләр үземне. Тормышлары әйбәт.  Барысы да җыр-моң яраталар. Музыка коралларында уйныйлар. Гафиятуллам бик матур җырлар да яза. Оныкларым һәм оныкчыкларым “әбекәй” дип кенә торалар. Авылдашлар ихтирамын тоеп яшим,  җитәкчеләребез дә игътибардан читтә калдырмый. 95 яшьлек юбилеем белән котларга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Салагыш җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев үзләре килгәннәр бит, рәхмәт яусын барчасына, – ди ул.

– Әни бакчада яшелчәләрне карарга ярата. Газеталарның бер хәрефен дә калдырмый укый. Картаюны белми ул, – ди аның турында килене Фәния.

 

Асия КОРБАНГАЛИЕВА


Фикер өстәү