Казылык ничек ясала? Аның өчен нәрсәләр кирәк?

“Казылык кулдан эшләнергә тиеш”, – ди Балтач районының  Шода авылында яшәүче КФХ җитәкчесе Азат Дәүләтшин. Ун еллап  күпләп атлар үстерү белән шөгыльләнә бу гаилә.  Дөрес, аңарчы да ат асраганнар, әмма баштагы елларда әле үзләре өчен генә булган, казылыкны да үзләре, туганнары өчен ясаганнар.

– 2010 елда улым Марат армиядән кайтты да, аңа аерым бер шөгыль, үз эше булсын  дип, атлар алып кайтып, үстереп сата башладык. 1-1,5 яшьлек атларны алып кайтабыз да  яздан көтүгә чыгарабыз, җәй буе йөртеп, көз көне сата идек. Атларны  да, итен, казылыгын сораучылар да арта барды. Даими сатып алучыларыбыз барлыкка килде, – дип сөйли Азат.

Атларны сатып алуга караганда, үзләрендә үстерү файдалырак икәненә дә тиз төшенәләр.  Елдан-ел баш санын арттырып, үзләре колынлатып, үстерә башлыйлар. Аерым көтүлекләре, көтүлектә йөртергә  һәм кышын ат асрарга  аерым кардалары бар. Бүген хуҗалыкларында 100 баш ат асрыйлар, малларга бер көтүче, бер каравылчы “күз-колак” була. Көтүлеккә атларны иртә яздан чыгаралар, кар төшәр алдыннан гына алып кайталар икән.

Атларның баш саны белән бергә бу еллар эчендә Дәүләтшиннар ясаган казылыкларның күләме дә берничә тапкыр арткан. Аерым кешеләргә заказ буенча да ясыйлар. Казылык кына түгел, ат итеннән ясалган башка ризыклар:  ысланган ит (филе), ысланган кабырга, ат колбасасы да бик әйбәт үтә икән.

– Колбасаны татарча казылык дип язалар, алар икесе ике әйбер бит, – ди Азат, колбаса турында сүз чыккач. – Казылыкның эш технологиясе үк бөтенләй башкача. Без, мәсәлән, 6-7 сантиметр озынлыкта, 1 сантиметр киңлектә һәм калынлыкта итеп, итне озынчалап, тасмалап турыйбыз, өч көн махсус тәмләткечләр салынган маринадта тотабыз. Аннан соң иттарткычка куелган махсус җайланма ярдәмендә тутырабыз. Аны чистартылган ат эчәгенә дә, махсус пленкага да тутырабыз. Монда тагын бер әйбер бик мөһим роль уйный: казылык өчен без ат итенең иң югары сортлы, иң әйбәт урыннарын гына алабыз. Әйтик, бөтен җепсел-сеңерләрдән чистартабыз…

Бу еллар эчендә инде казылыкны эшләү процессы гадиләшкәндер, тизләнгәндер дигән идем, юк булып чыкты. Азат бөтенләй аны “техникалаштыру”, конвейерга салу, заманчага үзгәртү яклы түгел. “Без борынгыдан килгән  таләпләр, тәртипләр буенча эшлибез. Казылык гомергә  өй шартларында эшләнә торган ризык булган. Безнең дә Балтачтагы үз кибетебездә ит ризыклары ясый торган цехыбыз бар, уйласак, анда эшләп булыр иде. Әмма алай эшләнгән казылыкның тәме бөтенләй башка була шул инде”, – ди ул.

Әнә шул үз “бренд”ларын югалтмас өчен Дәүләтшиннар казылыкны әле дә өйләрендә эшлиләр. Гаиләләре белән. Ярдәмгә туганнары, күршеләре килә. Инде алар барысы бу эшнең җаен, тәртибен өйрәнеп беткән. Унлап кеше атна-ун көн шушы эш белән генә мәшгуль була…

Казылыкны  табигый юл белән киптерү өчен март-апрель айлары иң шәп вакыт дип саный фермер. Шуңа күрә бөтен казылыкны шул вакытта тутыралар һәм… өй чормасына махсус тарттырылган киштәләргә, бауларга эләләр. Безнең анда урын иркен, бөтенесе көйләнгән, җайланган,  ди ул. Әзер булгач, туңдыргычларга урнаштыралар. Азатның: “Шушы юл белән кулдан эшләнгән казылыкларга берсе дә җитә алмый”, – диюендә  хаклык зурдыр. 2017 елда Мәскәүдә үткән “Алтын көз” авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Дәүләтшиннар КФХсында җитештерелгән ат ите ризыклары алтын медальгә лаек булган. Моннан тыш та күп төрле күргәзмәләрдә катнашканнар. “Атна саен Казандагы ярминкәләргә алып барабыз, анда да ат ите, казылыкларга ихтыяҗ зур”, – ди хуҗалар.

Казылыкны ел саен 5-6 ат итеннән ясыйлар, сатылып бетә, әле җитми дә икән. Сораучылар да елдан-ел арта. Күләм дә шул сәбәпле үсүгә бара.

Дәүләтшиннар атлар гына түгел, сарыклар, үгезләр дә асрый.   Быел сарыклары  500 башлап булган, корбанлыкка 200ен алып киткәннәр, үзләре чалып, әзерләп тә сатканнар.

Гаилә башлыгы Азат үз казанында гына кайный торган кеше түгел. Аның белән аз гына сөйләшми торсаң, әллә никадәр яңалыгы булыр. КФХсын да оештырды, фермерлар ассоциациясенә әгъза  булып та керде, айга берничә тапкыр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында эшмәкәрләр өчен оештырылган   утырыш-җыелышларда катнашырга да вакыт таба, бик күп аралаша, эзләнә. Берничә ел элек райондагы авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативын үз кулына алып, аны тамырдан үзгәртү өчен күп тырышлык куйды. Ит эшкәртү буенча махсуслашкан әлеге кооператив белән 23 миллион сумлык грант отарга да өлгергән инде. Бу акчага (бөтенесе 38 миллион сумга төшәчәк) терлек чалу һәм аның итен, эчәкләрен, кыскасы, калдыксыз эшкәртү комплексы төзелә башлаган. Хәләл җитештерү объекты булачак ул. Димәк, җитештерү, эшкәртү, сату мөмкинлекләре тагын да артачак. Һәм аларныкы гына да түгел.

Гөлсинә Хәбибуллина 


Фикер өстәү